Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Мәдәният

Мәктәп һәм мәдәният берлеге

2016 елның 27 февралендә мәркәзебез Казанның 14 нче гимназиясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге XI Республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясенең II туры булып узды. Конференцияне гимназия директоры Миләүшә Вахитова ачып җибәрде.Катнашучыларны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты...

2016 елның 27 февралендә мәркәзебез Казанның 14 нче гимназиясендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге XI Республика фәнни-эзләнү укучылар конференциясенең II туры булып узды.

Конференцияне гимназия директоры Миләүшә Вахитова ачып җибәрде.Катнашучыларны Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт сәламләде. Конференция эшен Казан (Идел буе) федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова алып барды. "Шунысы куанычлы: конференциягә 148 тәрбия эшләре планы, укучылардан 78 презентация, укытучылардан 63 дәрес планы килгән, Илһам Шакиров иҗаты физика, математика, тарих һәм башка фән укытучыларын да би- тараф калдырмаган, чөнки татар халкы моңлы халык, Илһамлы халык",- дип горурланып сөйләде Миләүшә Мөхәмммәтҗановна. Конференциядә шәһәребез данын 3 нче урта мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Айдар Сафин (укытучысы - Лилия Наил кызы Сафина) яклады. Ул "Мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗат чикләре" исемле эше белән "Дөнья цивилизациясе контекстында милли сәнгать, әдәбият, мәгариф" (мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган фәнни эшләр яклау) секциясендә уңышлы чыгыш ясап, мактаулы III урынны алды. 11 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Габдрәф кызы Юнысова конференциядә халык җырчысы Илһам Шакиров иҗатына багышланган сыйныфтан тыш чаралар һәм дәрес эшкәртмәләре бәйгесендә иҗади эше белән катнашты. Аның эше дә югары бәяләнде, II урынга лаек дип табылды. Афәрин! Иҗади уңышлар сезгә!

Сания ЮНЫСОВА,
11 нче урта мәктәпнең
милли мәсьәләләр буенча
директор урынбасары.
Рәсемдә: конференция башланыр алдыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса