Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Мәхтүм Мостафин шигырьләре

Киләчәктә дә газета   Тоткан юлын сакласын.  

“Бөгелмә авазы”газетасына   

Әйтсәләр дә чал тарихта:  

“Татар барда хәтәр бар!” –  

Бөгелмәдә гел үз итеп  

Укый сине татарлар. 

 

Онытмыйсың язарга да  

Без – татарлар хакында.  

Туган көндә рәхмәт әйтеп,  

Котлый бүген халкым да. 

 

Киләчәктә дә газета  

Тоткан юлын сакласын.  

Рус-татар бердәм булып,  

Бергә-бергә атласын. 

 

Шигырь уты 

Каләмдәшләр калын томнар яза, 

Үҗәтлек бар алар холкында. 

Ә мин менә шигырьләргә гашыйк, 

Һаман янам шигырь утында.  

 

Төшләремдә һаман җырга кайтам,  

Тибрәлеп бер сихри дулкында. 

Каләмемне утлы яшькә манып, 

Һаман янам шигырь утында. 

 

Бу тормышның хәтәр мизгелләре, 

Сагалап тора кайчак упкын да. 

Тынгы белми ләкин барыбер йөрәк, 

Дөрләп яна шигырь утында. 

 

Сүндермичә шушы ялкыннарны, 

Ут кабызып иҗат йортында, 

Мин яшимен җирдә өметләнеп, 

Янар өчен шигырь утында.  

 

Йолдызымны эзлим 

Бу йөрәгем, бәйге аты сыман, 

Үзен-үзе хәтта аңламый. 

Үткәнен дә сизмим кичләремнең – 

Күңелемә булды әллә ни. 

 

Гашыйкларның төне нигә икән 

Ашкындырмый минем йөрәкне? 

Шигырьләрем, сездән башка миңа 

Әйтерсең лә берни кирәкми. 

 

Илаһи төн генә күңелемдә, 

Канат сорый күпме фикерләр... 

Каләм, кәгазь, сезгә – кайнар хисем, 

Мәхәббәтем минем – шигырьләр. 

 

Төннәр буе шулай ялгыз гына 

Хыял белән янам, уйланам. 

Үз йолдызымны эзләп күк йөзеннән 

Еракларга китеп югалам... 

 

Ут 

Кояш яна күктә дөрләп,  

ялкын кебек... 

Җирдә тормыш кайный,  

тора алмыйм түзеп – 

Янам.  

Мин дә – кече бер комета... 

Якты нурлар алып  

кайнар ут шарыннан 

Януымда – җанны эретерлек  

Җылылык бар җиргә,  

дусларыма. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса