Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Май аенда Татарстанда Башкортстан Республикасы көннәре узачак

Башкортстан делегациясе 14-15 майда килер дип көтелә.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). 14-15 майда Татарстанда Башкортстан Республикасы көннәре узачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин сөйләде.

Татарстан делегациясен республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләячәк. Ә Башкортстан вәкилләре Радий Хәбиров җитәкчелегендә киләчәк. Республикалар уртак проектлар, хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышачак һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашачак.

«Татарстан белән бергә оештырылган бизнес-форумда берничә документ имзаланачак. Бүген Иннополис һәм Башкортстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы, Иннополис һәм Уфа нефть университеты белән хезмәттәшлекне ныгыту турында килешү бар», — диде Ранэль Зиннәтуллин.

Күрше республика кунаклары Татарстан турында ТАССРның 100 еллыгына багышланган махсус проект аша белә ала. Татарстанның инвестиция, сәнәгать һәм туристик потенциалы, әһәмиятле предприятиеләр һәм хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре турында мәгълүматны матбугат чараларында һәм интернет-ресурсларда бастырачаклар.

Күрше республикалар арасындагы уртак һәм перспективалы проектлар турында интервьюны тулысынча «События» порталында укырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса