Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Ләйсән Мәхмүтова нинди роль турында хыяллана?

"Зөләйлә" триосы җырчысы Ләйсән Мәхмүтова "Мәхәббәт тамчылары" җырына шаян клип әзерләгән. Мәхәббәт, хатын-кыз бәхете темасына багышланган клипны җәй көне Питрәч районының Шәле авылында төшергәннәр. Тик Ләйсән клипның телеканал экраннарына чыкмау ихтималы бар, дип борчыла. Ни өчен?

- Мәхәббәт темасына булгач, кочаклашкан, үбешкән мизгелләрне дә кертәсе килде. Әмма татар телевидениесендә андый клипларны кабул итмиләр. Шуңа гына бераз борчылам. Җырга килгәндә, ул татар энциклопедиясеннән алынган татар халык сүзләренә иҗат ителде. Яхшы һава торышы булмау сәбәпле, клип төшерү эшләре берничә тапкыр кичектерелде. Ул арада хәтта Мисырга барып ял итеп тә кайттык. Гомумән, клип кызык килеп чыкты. Яңа елга кадәр чыгарга тиеш. - Яңа ел рухы сизеләме? Корпоративларга чакырулар кабул итәсеңме?

- Бик чакырмыйлар. Быел Яңа ел мәҗлесләрен оештырырга рөхсәт юк икән. Бу, әлбәттә, артистлар өчен начар хәбәр, чөнки җырчыларга Яңа ел - урак өсте кебек. Ә Яңа ел концертлары булып тора, катнашып йөрибез.
- Ләйсән, син шактый гына татар сериалларына сценарийлар яздың. Үзең дә аларда профессиональ дәрәҗәдә матур рольләр башкардың. Тик барлык рольләрең авыл тирәсендә - гади авыл хатын-кызы. Үзеңне башка төрле рольдә сынап карыйсың килмиме?
- Минем һәрвакыт театрда "Казан егетләре" спектаклендә уйныйсым килде. Гади генә киенгән, капка төбендә көнбагыш ашап утырган авыл кызы образын башкарырга хыялландым. Тик миңа андый рольне бирмәделәр, шуңа күрә ул хыялны башка төрле итеп тормышка ашырырга туры килде. Дөресен генә әйткәндә, идеяләр күп, аларны гамәлгә ашырырга вакыт җитеп бетми. Мин берәр хәрби кеше образын уйнар идем. Форма киясем килә. Электән бу һөнәр кешеләренә сокландым, эшләре авыр, һәрвакыт гаделлек сагында торалар дип ышанып яшәдем. Яшь чакта армиягә барырга тели идем. Әгәр андый рольгә чакырсалар, бик теләп ризалашыр идем.
- 17 декабрьдә туган көнең була, ничек үткәрергә уйлыйсың?
- Әле өйдә ремонт бара, дөресрәге - залда. Йосыф обойларга рәсемнәр ясагач, залның яме китте, кунак чакырырга да әллә ничек. Аны туган көнгә кадәр матурларга иде. Якыннар белән өйдә генә утырырга исәп.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса