Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күргәзмәләр – тарих көзгесе

ТАССР төзелү – республикабыз дәүләтчелеге формалашу тарихында мөһим этап.

 Бу уңайдан республикада бик күп тантаналы чаралар уза, ә Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган күргәзмәләр эшли. 

Шуларның берсе – Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе эшләре күргәзмәсе. Рәссамның юлы сәнгать мәктәбенең беренче сыйныфыннан башлана, анда һөнәрнең иң төп нигезләре өйрәнелә. Рәссам гомер буе укый. Башта үз педагогларыннан, аннары өлкән иптәшләреннән, табигатьтән һәм натурадан өйрәнә. Башка рәссамнар белән аралашып та белемнәрен арттыра. Бу һөнәрдә ахыргы ноктаны һич куярга ярамый – бары алга, һәр тапкыр яңа үрләргә! 

Күргәзмәдә тәкъдим ителгән һәр эш – ул кече Ватан, Татарстан белән рухи элемтәне чагылдыра торган әсәр һәм барысы да безгә яхшы таныш. Бу –гаилә традицияләре, татар халкының мәдәнияте белән бәйләнеш һ.б. 
Әлеге гадәти булмаган күргәзмә иҗади җеп белән күп кенә бөгелмәлеләрне җәлеп итте. 

Барлык эшләр дә искиткеч күркәм эшләнгән, аларның һәркайсы үзенчәлекле һәм бу – балаларның да, аларның остазларының да казанышы. Чарада тәкъдим ителгән эшләрнең авторлары адресына бик күп рәхмәт сүзләре яңгырады. 

Гөлчәчәк ГАРИПОВА,  

музей-белем бирү эшчәнлеге методисты 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса