Китапханәгә бара алмаучыларга, китап өйгә килде
5нче декабрьдә Үзәк китапханәдә "Китап өйгә килә" дип исемләнгән акция узды. Әлеге чара сәламәтлекләре какшаган кешеләргә багышланган "Игътибар белән күңелне җылытыйк" декадасы кысаларында оештырылды. Китапханә хезмәткәрләре укучыларга алдан хәбәр итеп, китапханәгә килү авыррак булган кешеләрнең өйләренә барды. Алар белән яңа китаплар, әдәби иҗат өлкәсендәге яңа исемнәр турында сөйләштеләр, өлкәннәргә китаплар,...
5нче декабрьдә Үзәк китапханәдә "Китап өйгә килә" дип исемләнгән акция узды. Әлеге чара сәламәтлекләре какшаган кешеләргә багышланган "Игътибар белән күңелне җылытыйк" декадасы кысаларында оештырылды.
Китапханә хезмәткәрләре укучыларга алдан хәбәр итеп, китапханәгә килү авыррак булган кешеләрнең өйләренә барды. Алар белән яңа китаплар, әдәби иҗат өлкәсендәге яңа исемнәр турында сөйләштеләр, өлкәннәргә китаплар, газета-журналлар тапшырдылар, кайсы темага нинди китаплар укырга теләүләре турында белештеләр. Китапханәчеләргә рәхмәт йөзеннән, алар үз куллары белән эшләнгән әйберләр бүләк иттеләр.
Әлеге чара мөмкинлекләре чикле кешеләргә рухи көч бирүдә, аларның ялгыз түгеллекләрен сизәргә, башкаларның ярдәм кулы сузарга әзер торуларын, авырлыкларны җиңәргә булышуларын тоярга ярдәм итә.
Шулай итеп, китапханәчеләр яхшы кәеф күтәрүдә үзләреннән кечкенә генә өлеш кертте.
Рәмилә Шәкүрова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа