Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күңел тулы – моң

25 гыйнвар көнне Татар мәдәният үзәгендә ветераннар арасында “Балкыш” үзешчән башкаручыларның 6 республика фестиваленең муниципаль сайлап алу туры узды.

Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Дәртле концертны районның мәдәният бүлеге, татар мәдәният үзәге белән берлектә, ветераннар советы оештырды.

Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар һәм мөхтәрәм жюри әгъзалары да бар иде. Алар рәтендә – Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Ольга Плеханова, башкарма комитетның мәдәният бүлеге җитәкчесе Лена Миңнуллина, мәдәни-агарту эше үзәге муниципаль учреждениесе директоры Мария Солдатова, балалар музыка мәктәбе укытучысы Алла Тамарова, районның ветераннар советы рәисе Иршат Измайлов, ветераннар советы президиумы рәисе урынбасары Владимир Ильин һәм башкалар.

  • Миңа Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров исеменнән барыгызны да сәламләргә рөхсәт итегез. Без Сезгә баш иябез, сез безнең шәһәребез һәм районыбызның йөзе. Һәрвакытта да шундый ук актив, матур булуыгызны телибез. Үсеп килүче буын сездән үрнәк алсын. Бүгенге матур бәйрәм көнендә сезгә күтәренке кәеф, активлык һәм, иң мөһиме, сәламәтлек телим. Киләсе фестивальда да шушындый ук тулы составта очрашырга насыйп булсын, дип фестиваль катнашучыларын сәламләде Ольга Плеханова.
  • Хөрмәтле ветераннар, кадерле артистлар! “Балкыш” үзешчән башкаручыларның 6 республика фестивале Татарстан Республикасы дәүләт советы карамагында, аны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин җитәкли, ә быел аны өстәмә рәвештә президент Рөстәм Миңнеханов та җитәкли. Фестиваль 3 этапта уздырыла, бүген – 1 этап, без призерларның билгеле бер санын билгелибез һәм аларны зона турына җибәрәчәкбез, ул мартта – Әлмәттә узачак, 7 апрельдә Казанда йомгаклау этабы узачак. Барыгызга да иҗади уңышлар телим, – дип Иршат Измайлов изге теләкләрен җиткергәннән соң, сәхнәгә берсеннән-берсе матур киенгән, көчле-дәртле, моңлы җырлары белән таң калдыручы артистлар, коллективлар менде. Концертта катнашучылар арасында авыл җирлекләре, шәһәр-район предприятиеләре коллективлары, үзебездә эшләп килүче мәдәният учреждениеләре төркемнәре дә бар иде.

Катнашучылар бәйге таләпләрен истә тотып, ватанпәрвәрлек һәм гражданлык рухы белән сугарылган чыгышлар тәкъдим итте.

– Безнең заводта иҗади кешеләр бик күп, шул рәттән, бик тә бай иҗади эш алып барыла, даими рәвештә конкурс, концертлар үткәрелә. Әлеге матур фестивальдә катнашуыма бик шатмын. Чөнки аны тарихи вакыйга дип әйтергә дә мөмкин, мин бүген сугышта катнашкан бабам Александр Мураткин истәлеген барлыйм, – ди Бөгелмә электр-насос заводының “Любавушка” ансамбле җырчысы Ирина Мураткина.

– Бүген без “Когда мы покидали свой родимый край” дигән җыр белән чыгыш ясадык. Концертка бик озак һәм тырышып әзерләндек. Төркемебез бик көчле, зур – 21 кешедән тора – 8 ир-ат, ә калганнары хатын-кызлар. Бик күп конкурсларда катнаштык, бик күп җиңүләр яуладык, тик бу иң мөһиме түгел. Безнең һәммәбез җырларга ярата, сәнгатькә гашыйк һәм без моның белән шөгыльләнүебезгә чиксез шат, – ди “Прялица” фольклор ансамбле җитәкчесе Наталья Сазонова.

– Бүгенге фестивальнең кыйммәтен сүз белән генә сөйләп бетереп булмый. Бабабарыбыз сугышта кар өстендә йоклыйлар, тәүлекләр буе ашамыйлар, окопларда үзләрен бетләрдән ашаталар, кулларын, аякларын туңдыралар, концлагерьларда ачлыктан сөяккә калалар, Ленинград блокадасы вакытында, өч ел эчендә, ачтан үлмәс өчен мәче, тычкан, этләрне ашыйлар. Шулай да, җиңәләр, әбиләребез дә 10–12 бала табарга курыкмый. Үсеп килүче буынга бу хакта белергә һәм аларның проблемалары боларның барысы белән чагыштырганда, диңгездәге бер тамчы гына булуын аңларга кирәк. Фестиваль тагын бер тапкыр безнең илдә патриотлыкның булуын һәм киләчәктә дә яшәячәген раслый, чөнки без бөек халык – җиңүчеләр токымы, ә фестиваль моны тагын бер кат ассызыклый, – дип үз фикерен белдерде фестивальнең тагын бер катнашучысы Владислав Никитин.

Бүген папури белән чыгыш ясыйбыз, ул 5 җырдан тора. Тамашачыларга, жюри әгъзаларына ошар дип ышанабыз. Җыр белән бик күптәннән мавыгам. 11 яшемдә гаиләм белән Үзбәкстанга күчендек, анда яшәдем, киляүгә чыктым, 5 бала тәрбияләп үстердем, 13 оныгым бар. Үзбәкстанда торганда радиодан атнага бер тапкыр, ярты сәгать вакыт татар җырларына багышлана иде, мин барысыннан качып, шуны елый-елый тыңлый идем. 26 ел элек, 5 бала белән Бөгелмәгә күчендек. Биредә мин тулысы белән җырга бирелдем. Гомер буе салым инспекциясендә эшләдем, лаеклы ялга чыгу белән “Ихлас” төркеменә йөри башладым, хәзер “Сердәшләр” төркемендә чыгыш ясыйм. Фестивальдә катнашуга бик шат. Әтием, Заһретдин Минһаҗев явыз сугыш кырында ватан өчен сугышкан солдат. Фестивальда катнашуым аның истәлеген яңарту, – ди Татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче “Сердәшләр” төркемендә чыгыш ясаучы Рәсимә Калимуллина.

Конкурста җиңүчеләр безнең район данын "Балкыш" фестиваленең Әлмәт  шәһәрендә үтәчәк зона турында яклаячак. Уңышлар сезгә, хөрмәтле ветераннарыбыз!

Ләйсән ЙОСЫПОВА.

Автор фотосы.

1 фото Бөгелмә муниципаль районы порталыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса