Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Казанда яшәүче удмуртларның милли кичәсе: дефиле, этномаркет һәм милли ризыклар

Кичәдә тормышның төрле өлкәләрендә үзләрен тапкан удмурт яшьләрен таныштырдылар.

Казанда яшәүче удмурт яшьләрен үзләренең тормышында ниндидер уңышка ирешкән яшьләр белән таныштырдылар. “Маяковский” иҗат киңлегендә “Азвесь” удмурт кичәсе үтте.

“Без төрле кичәләрне Татарстан халыклар дуслыгы йортында уздыра идек. Бу инде традиция. Мондый кичәләр беренче чиратта Казанга укырга килгән удмурт студентлары өчен кирәк. Быел без Халыклар дуслыгы йорты кысаларыннан чыгып, форматны үзгәртеп карарга булдык”, - ди Татарстанда Удмурт милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Марина Иванова.

Кичәнең нигезендә удмурт милли бизәнү әйберләрен тәкъдим итү ята иде. Дефиледа кызлар тәңкәләрдән тезеп язылган “монисто”лар күрсәттеләр. Марина Иванова әйтүенчә, алар бу бизәнү әйберләренең бик борынгы экземплярларны китертә алганнар. Бирегә килгән кызлар өчен дресс-код та тәкъдим ителгән һәм залда милли киемле кызлар бар иде.

Кичәне Татарстанда туып үскән удмурт җырчысы һәм фольклорчысы Павел Александров алып барды. Ул удмурт мәдәнияте һәм фольклор турында кыска гына лекция тәкъдим итте.

Кичә тормышның төрле өлкәләрендә үзләрен тапкан удмурт яшьләрен таныштыру белән дәвам итте. Тамашачы удмурт телендә блоглар алып барган фин теле укытучысы Лукерия Шухованы яратып кабул итте. Ул бары тик удмуртча сөйләде, аның текстын тәрҗемә иттеләр.

Кичәдә зур булмаган этномаркет оештырылган иде, удмурт ризыклары да тәкъдим ителде. Удмурт яшьләре белән бергә бәйрәм итәргә Татарстанда яшәгән марилар да килгән иде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/21/197309/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса