Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Казан жонглерлары «Синяя птица» тамашасында Билан һәм Безруковны гаҗәпкә калдырды

Цирк артистлары Дмитрий Арсентьев һәм Александр Пресняковны Сергей Безруков Зур балалар фестивалендә чыгыш ясарга чакырган.

«Синяя птица» программасында Казанның яшь жонглерлары чыгыш ясады. Алар жюри әгъзалары җырчы Дима Билан һәм актер Сергей Безруковны гаҗәпкә калдырды.

«Циркта жонглерлык итү яңа жанр түгел. Миңа кызны уятмаска тырышкан уенчыклар идеясе ошады. Артистлар искиткеч яхшы чыгыш ясады», диде Безруков.

Артист жонглерларны Халыкара Зур балалар фестивалендә катнашырга чакырды, анда цирк юнәлеше дә каралган.

Безруков, Билан кебек үк, жонглерларга 30 секунд өстәмә вакыт бирде. Аннан файдаланып, казанлылар эквилибристика белән жонглерлык итү осталыгын күрсәтте.

Дмитрий Арсентьев һәм Александр Пресняков инде ун ел цирк артисты булып эшли. Жонглерлар Кытайда да чыгыш ясарга өлгерде һәм анда узган Халыкара цирк фестивалендә икенче урынны яулады.

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса