Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Гашыйклар көне: бәйрәм алдыннан Бөгелмә театры спектакльләре

Киләсе атнада ук театрда – балалар әкияте премьерасы һәм гастрольгә киләчәк Богырыслан театры комедиясе.

Бөгелмә театрында зур күләмле вакыйга алдыннан иҗат составы җыелды. Ай ахырында биредә гадәти булмаган кунакларны көтәләр. Халык театрларының иҗади режиссерлык лабораториясендә катнашырга Татарстанның төрле районнарыннан мәдәният учреждениеләренең сәнгать җитәкчеләре киләчәк.

Узган ел мондый лаборатория А. Баталов исемендәге театрда йөзгә якын кешене җыйды. Катнашучыларга пьесаны сайлап алу һәм авторлар белән эш теориясе, куелышларның музыкаль өлешен ничек бизәргә кирәклеге турында сөйләделәр. Театр актерлары катнашучылар белән тренинглар уздырдылар. Быел программа узган ел кунаклар тарафыннан әйтелгән үтенечләрне исәпкә алып төзелгән.

Якшәмбе көнне булачак Гашыйклар көненә театр бик нык әзерләнде. Тамашачылар 12 февральдә – яшь гашыйклар турында «Казан сөлгесе» комедиясен, 13 февральдә «Могҗиза тудыручы» драмасын күрәчәк. Ә 14 мартта тамашачыларга театрның актив репертуарында күптән булмаган «Рәхмәт, Марго!» комедиясе күрсәтеләчәк.

Инде киләсе атнада ук театрда – балалар әкияте премьерасы һәм гастрольгә киләчәк Богырыслан театры комедиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса