Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Элвин Грей Кол Шәриф мәчетендә сөйгән кызы Инзиләгә тәкъдим ясаган

Җырчы «Инстаграм»да никахлашу вакытында төшкән фотографияләр куелган постны урнаштырган.

Элвин Грей Казандагы Кол Шәриф мәчетендә сөйгән кызына тәкъдим ясаган.

Танылган татар һәм башкорт җырчысы Элвин Грей (Радик Юльякшин) Инстаграмда никахлашу вакытында төшкән фотографияләр куелган постны урнаштырган.

Ул риза булды, дип имзалаган җырчы фотографияне.

Радикның сөйгәне Инзилә Фәтхетдинова – 2018 елда «Татар кызы» бәйгесендә катнашкан Ижевск кызы.

Җырчыны яратучылар бу парны шәрехләрдә котладылар, бәхетле гаилә тормышы һәм күп еллар бергә гомер итүләрен теләделәр.

Туй датасы әлегә билгеле түгел.

Фото: https://www.instagram.com/elvin_grey_music/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса