Әдәби сәяхәт
ТАССРның оешуына 100 ел
ТАССРның оешуына 100 ел тулу уңаеннан, Карабаш бистәсе китапханәсендә 2 нче урта мәктәп укучылары Алабуга шәһәр-музеена әдәби сәяхәт кылдылар. “Алабуга”ның юбилей басмасы, “Миңа 15”, “Мурзилка” журналларыннан язмалар, “Казанские истории” музей газетасыннан өзекләр Чулмандагы бу искиткеч борынгы шәһәр тарихында юл күрсәткечләре булды. Китапханәче балаларны шәһәр турында кызыклы тарихи мәгълүматлар белән таныштырды, танылган кавалерист кыз - Н.Дурова, Батырлык өчен Георгий тәресе белән бүләкләнгән бердәнбер хатын-кыз, турында сөйләде, Р.Алдонинаның “Девочка необыкновенной судьбы” (“Гадәти булмаган язмышлы кызы”) дип аталган хикәясен укыды. Үзләре турында шәһәр өчен истәлеккә картиналар һәм туган ояларын калдырган Шишкиннар гаиләсе турында әдәби язмалар (1975 елда музей-йорт статусына ия булган), күренекле рәссам Иван Шишкин һәм аның ата-бабалары турында белемнәрен тулыландырды. Чара ахырында М.Цветаеваның “Август” шигыренә романс яңгырады, аны яшь тыңлаучылар бик җылы кабул иттеләр.
Әнисә САМУЧЕНКОВА,
Карабаш китапханәсе мөдире
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа