Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бөгелмәнең "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" җиңүчеләр рәтендә

10 октябрьдә Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында һәвәскәрберләшмәләрдә шөгыльләнүче балалалрның "Җир сулышы" дип аталган IV республика бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә республикабызның унике районыннан балалар клублары коллективлары катнашты. Бәйгенең максаты балаларда һәм яшүсмерләрдә җай белән тормыш иткәндә мөһим саналган мөһим булган әйләнә-тирә мохитнең шартларын саклау өчен җаваплылыкны арттыру, табигатькә сак карашта...

10 октябрьдә Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында һәвәскәрберләшмәләрдә шөгыльләнүче балалалрның "Җир сулышы" дип аталган IV республика бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә республикабызның унике районыннан балалар клублары коллективлары катнашты.

Бәйгенең максаты балаларда һәм яшүсмерләрдә җай белән тормыш иткәндә мөһим саналган мөһим булган әйләнә-тирә мохитнең шартларын саклау өчен җаваплылыкны арттыру, табигатькә сак карашта булырга кирәклеккә игътибарны юнәлтү иде.

Конкурс йомгаклары буенча "7 - 12 яшьлекләрне берләштергән иң яхшы һәвәскәр берләшмә" номинациясендә Зелёная Роща авылы мәдәният йортының "Весёлый рейс" клубы I дәрәҗә дипломга лаек булды. Г. Жук җитәкчелегендәге бу коллектив Сохранить природу - значит сохранить Роину" - "Табигатьне саклау - Ватанны саклау ул" дигән темага әзерләгән хезмәтен тәкъдим иткән иде.

"13 - 16 яшьлекләр арасында иң яхшы һәвәскәр берләшмә" номинациясендә Акбаш күпфункцияле үзәктә Е. Балбошина җитәкчелегендә шөгыльләнүче "Подросток" ("Яшүсмер") клубы коллективы, "Земля в наших руках!" - "Җир безнең кулларда!" дигән темага әзерләнгән хезмәт белән III дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды.

Моннан тыш республика бәйгесендә Петровка авыл мәдәният йортының - "Радуга", Спастан "Чудаки" клублары коллективлары да катнашты. Бу коллективларның да активлыклары һәм тырышлыклары мактау сүзләренә лаек булды.

Бәйгедә җиңүчеләргә һәм катнашучыларга Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Саба муниципаль районы башкарма комитеты, "Татарстан - Новый век" - "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы, шулай ук Экология һәм табигый ресурслар министрлыклары, "Тылсымлы куллар" республика журналы редколлегиясе исеменнән дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

Римма БАРАТОВА,

"Үзәкләштерелгән район клублар системасы"

мәдәният оешмасының методик бүлек мөдире.

Татьяна Костина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса