Бөгелмәгә Г. Камал театры килә!
Бөгелмә каршы ал! 24 ноябрь көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры килә. Алар Техника йортында Флорид Бүләковның "Сөясеңме, сөймисеңме..." дип исемләнгән моңсу комедиясен күрсәтәчәк. Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озайтсын өчен ул өч сәгать эчендә бер изге гамәл кылырга тиеш...
Бөгелмә каршы ал!
24 ноябрь көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры килә. Алар Техника йортында Флорид Бүләковның "Сөясеңме, сөймисеңме..." дип исемләнгән моңсу комедиясен күрсәтәчәк.
Авырып ятканда Картның күзенә әҗәл күренә һәм исән калырга бер мөмкинлек бирә: гомере озайтсын өчен ул өч сәгать эчендә бер изге гамәл кылырга тиеш була. Һәм алар карчыгы белән, ашыгып-кабаланып, нинди изгелек кылырга икән дип уйлаша башлыйлар.
Алар нәрсә уйлап табарлар һәм шушы кыска вакыт эчендә өлгерерләрме? Бу өч сәгать бергә үткәргән соңгы мизгелләре булса, алар аны ничек уздырыр? Гомер буе иңгә-иң яшәгән карт белән карчык тормышларының асылына төшенә алырмы?
Җавап эзләп, алар яшьлек хатирәләренә бирелә. Бергә кичергән якты мизгелләр һәм инде төзәтеп булмаслык хаталары белән бөтен гомерләре күз алдыннан үтә.
«Бу пьеса - мәхәббәт хакында. Хәер, башка күп кенә пьесалар кебек үк, тик алардан аермалы буларак, кыска вакытлы шаулы мәхәббәт хакында түгел, ә көчле, бер гомер озынлыгына тиң сөю турында, - ди пьеса авторы Ф. Бүләков. - Әлбәттә, күп еллар эчендә әлеге мәхәббәт бәйрәмнәрне дә, гадәти көннәрне дә кичергән, тик тирәнлеген, көчен югалтмаган. Миңа калса, безнең һәркайсыбыз нәкъ шундый хисләр хакында хыяллана һәм шундый мәхәббәткә юлыккан кешеләр бәхетле».
Рольләрне башкаралар: Шәрәфиев Равил Шиһап улы (Равил Шәрәфи), Нуруллина Дания Нургаяз кызы (Дания Нурлы), Шәмсуаров Раил Наил улы, Рәхимова Ләйсән Нәүфәл кызы.
Спектакль 2 сәгать 15 минут бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа