Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бөгелмәдә “Милли моң” Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале узачак

Сәфәр аеның икенче көнендә (19 сентябрьдә) үтәчәк әлеге чара быел ТАССРның – 100 еллыгына багышлана Татарстанда игълан ителгән “Туган тел елы” хөрмәтенә уздырыла.

ТР Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Татармәдәният үзәге оештыра торган чараның максаты: халык арасында татар-мөселман традицияләрен популярлаштыру, татар телен саклау һәм үстерү, Россиянең төрле төбәкләрендә гомер итүче дин кардәшләребез арасында дуслык элемтәләрен ныгыту. Фестивальдә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 15 сентябрьгә кадәр кабул ителә (белешмәләр өчен телефоннар: 8 987-063-97-44; 8 939-736-14-61).

Исегезгә төшерәбез, традиция буенча бу фестиваль март аенда үтә иде, әмма быел, мәгълүм сәбәпләр аркасында, ул кичектерелде. Узган ел ул 200дән артык башкаручыны җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса