Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бөгелмәдә - Җәлил укулары

Илебез ике зур бәйрәмне каршы алырга җыена: ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын.

Бу  нәүбәттән  Татар  мәдәният  үзәгенең сәнгать  коллективы үз эшен төрле  чаралар белән  бизи, баета, шатландыра.

    Яңа  гына “табадан төшкән” , милли  горурлык хисләре уяткан, патриотик рухта сугарылган  “Җәлил уку”лары шигьрият кичәсе турында сүзем. Шимбә көнне Татар мәдәният үзәгендә традициягә әверелгән шигьри кичәгә  балалар  аеруча зур әзерлек белән килгәннәр. Милли һәм хәрби  костюмнар кигән яшь шигырь уку осталары үзләрен сәхнәдә бик горур тоттылар. Ничек  сокланмассың аларга карап: Җәлил абый  портреты  янына  басып  сөйләнде ич һәр әсәр! Муса Җәлилнең патриотик һәм шаян шигырьләре, нәниләр өчен язылган әсәрләре - барысы да зур артистлык осталыгы һәм эчке горурлык хисләре белән башкарылды.

   Якынлашып  килүче “Туган тел” бәйрәменә дә зур бүләк булды бу кичә. Ник кенә берәрсе сүзне яисә иҗекне дөрес әйтмәсен! Бу инде укытучыларыбызның да  олы хезмәте. Милләт исеменнән зур рәхмәт аларга!

   Талантлы яшь сүз осталарыбызның исемнәрен аерып атап, зур рәхмәт хисләремне белдерәсем  килә. Менә алар:

Данияр Әгълиуллин  – 16нчы  мәктәп (“Вәхшәт” шигыре),

Илнар Шакиров -   Татар Димскәе (“Соңгы үпкә”),

Илдар Сафин  һәм Булат Газизуллин - лицей-интернат (“Иркәм”)  (дуэт),

Сөмбелә Янгирова - Кодаш (“Күршеләр”),

Таһир Мөсәлимов - Кодаш мәктәбе (“Карак  песи”),

Айнур Шәйгарданов    - 9нчы  мәктәп (“ Шатлыкны каршылап”),

Азалия  Миңнуллина – 8нче  мәктәп (“Бишек  җыры”)

Азалиябез  “Бишек  җырын” удмурт телендә башкарып, бөтенебезне дә шаккаттырды!

      Герой-шагыйребез  Муса  Җәлил - бөек  татар  халкы  тарихында  зур  шәхес. Бәйрәм  алды  тантаналарында  халкыбызның  горурлыгы булган  геройларыбызны  искә алып, аларның  иҗатын яшьләребез тарафыннан башкару, әлбәттә, Татарстаныбызның 100  еллык тарихына лаеклы  бүләк!

 

Флюра  ШӘРИПОВА,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса