Бөгелмәдә "Бөек илнең бөек киносы" Бөтенроссия акциясе узачак
Мәдәният һәм ял паркында фильм күрсәтү планлаштырылган.
Бөгелмәдә "Бөек илнең бөек киносы" Бөтенроссия акциясе узачак. "Судьба человека" ("Кеше язмышы") нәфис фильмын 2 сентябрьдә, 19:00 сәгатьтә Кызылармия урамындагы Мәдәният һәм ял паркында күрсәтү планлаштырыла.
1959 елда төшерелгән фильмның режиссеры – Сергей Бондарчук. Совет язучысы Михаил Шолохов хикәясе буенча төшерелгән. Картина рус солдатының тарихын һәм аның авыр һәм гадәти булмаган язмышы, сугышның аның гади, әмма бәхетле тормышын ничек итеп астын-өскә әйләндерүе, авыр сынаулар узарга мәҗбүр итүе турында сөйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа