Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бөгелмә Техника йорты иҗат коллективлары: биючеләр һәм вокалистлар бүләкләргә лаек булдылар.

Әлеге конкурста коллектив икенче тапкыр катнаша.

Кызганычка, быел коронавируска бәйле үзизоляция шартлары мәдәният йортларының иҗади коллективларын концерт кую, халык алдында рәхәтләнеп чыгышлар ясау шатлыгыннан гына түгел, ә конкурс-фестивальләрдә катнашу мөмкинлегеннән дә мәхрүм итте. Дистанцион формат кына килеп туган бу хәлдән чыгу юлы булып тора. Бу рәвешле катнашу өчен тиешле оешмаларга гариза бирү һәм үз коллективыңның чыгышын видео язмасында җибәрү дә җитә. Ә аннары компетентлы жюриның бәясен көтәсе генә кала.

“Фиеста” спорт-бал биюләре студиясе җитәкчесе Ю.П. Хафизова шулай эшләде дә. Ул хореография коллективлары өчен “Илһам” (“Вдохновение”) XX халыкара онлайн-конкурсын оештыручыларга видео юллады. Әлеге конкурста коллектив инде икенче тапкыр катнаша. Беренче тапкырында –  2019 елның декабрендә, “Курчаклар композициясе белән ул III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган иде. Һәм менә хәзер “Мелодия” композициясе белән коллектив – II дәрәҗә лауреат һәм “Мәхәббәт моңы” халыкара сәләтлеләр һәм талантлар конкурсы лауреаты дәрәҗәсенә алуга иреште.

Эстрада вокалы номинациясендә Елена Жилина (җитәкчесе. Л. Н. Пискунова) I дәрәҗә лауреат булды, Ольга Мальцева белән Елена Анисимова дуэты (җитәкчеләре Т. И. Смирнова)  – шулай ук I дәрәҗә, ә Ольга Мальцева аерым чыгышта II дәрәҗә лауреат булды. Моннан тыш, Прялица халык фольклор ансамбле җитәкчесе Наталья Сазонова Авторлык җыры номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.

Диана Барсукова,

Техника йорты директорының иҗат эшләре буенча урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса