Бөгелмә театры ТР Яшьләр эшләре министрлыгыннан бүләк алды.
Беренче тапкыр «Тантана» («Триумф») театраль премиясе конкурсы нәтиҗәләрен игълан итү тамашачыларсыз узды.
Театр җәмәгатьчелеге “Тантана”ны интернет аша күзәтте. Бәйгегә Бөгелмә театрыннан «Ходай велосипедта йөри» спектакле тәкъдим ителде. 3 мартта ул Казанда гастрольләрдә булды, анда аны тәнкыйтьчеләр, алар белән бергә тамашачылар да карады.
Беренче күрсәтү көндезге вакытка туры килде, залда укучылар һәм студентлар иде. Ни өчен безнең укучыларга залда кемнәр булуын белү мөһим? Чөнки театр тәнкыйтьчеләре сәхнәгә генә түгел, тирә-юньгә дә күз сала. Алар актерларның гамәлләрен дә, тамашачыларның реакциясен дә күзәтәләр, нәтиҗәләр ясыйлар.
- Спектакльнең куелышында бик күп сәнгать алымнары эшли, - дип белдерде тамашаны караганнан соң КФУның рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы доценты Елена Шевченко. – Тик бу үсмерләрне куркытмады. Чөнки пьесага кагылган тема аларга бик якын һәм күп очракта авыр. Сез аларның виртуаль дөньядагы яшәешен, челтәрләрдәге уеннарны чагылдыра алдыгыз. Спектакльнең теле дә үсеп килүче буынга бик якын һәм кызыклы. Алар аерым сорауларга җавап бирделәр, көлделәр, үзләренең гадәти репликаларын таныдылар, образларын чишәргә тырыштылар. Һәм бу сезнең зур уңыш, чөнки башка кызыктыргыч чаралар бик күп булган бу чорда тамашачыларны, бигрәк тә яшь тамашачыларны саклап калу кыен. Сез уңышка ирештегез!
Тәнкыйтьчеләр режиссер Алессандра Джунтини командасының эшләре белән таныш булуын билгеләп үттеләр, бу командага рәссам Елена Сорокочайкина һәм композитор Илья Амелин керә. Шуңа күрә әлеге тамашадан без алдан ук билгеле бер хис-кичерешләр, шаккатырулар көттек. Ә Алексей Баталов исемендәге театр өметләрне аклады, актерларының уены бары тик хис-кичерешләрне көчәйтте генә.
Юлия Исмәгыйлованың мәкаләсенең дәвамын газетабызның киләсе саннарының берсендә укый алырсыз.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа