Бөгелмә районында “Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты” республика конкурсының икенче һәм өченче этаплары узды
Яңа Александровка һәм Кече Бөгелмә авыл мәдәният йортлары базасында “Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты” республика конкурсының икенче һәм өченче этаплары узды
Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы боерыгы нигезендә, муниципаль мәдәният учреждениеләренең нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итү буенча системалы эш оештыру максатыннан үткәрелә.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- “Халкы 200 кешегә кадәр булган торак пунктның авыл клубы”;
- “Халкы 200дән 300 кешегә кадәр булган торак пунктның авыл клубы, авыл мәдәният йорты”;
- “Халкы 500 кешегә кадәр булган торак пунктның авыл клубы, авыл мәдәният йорты”;
- “Халкы 500 һәм аннан да күбрәк кешесе булган торак пунктның авыл мәдәният йорты”.
Ике этапның беренче өлешендә Соколка, Яңа Сумароково, Подгорный, Яңа Александровка, Наратлы, Кече Бөгелмә, Ключи, Восточный, Иске Исаково авыл мәдәният йортлары, Иске Сумароково күпфункцияле үзәк, Батыр һәм Сугышлы авыл клублары һәм Плодопитомник бистәсе авыл клубы вәкилләре телдән якланды. Конкурс программасының икенче өлешендә һәр учреждениенең клуб оешмаларында катнашучылар үзләренең иң яхшы иҗади номерларын тәкъдим иттеләр.
Олеся Ишмеева, Алёна Лихачёва
Оксана Садыйкова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа