Ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде.
“Һәр милләтнең үз кухнясы” – шундый исем астында Карабаш авылы мәдәният йортында чара узды.

Алып баручылар һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Идел буе халыкларының кухнясы, милли ашлар әзерләү традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында мәгълүмат бирделәр. Карабашлылар үз чыгышларын иҗади номерлар белән аралаштырып алып бардылар. Шулай ук кунакларны традицион татар ризыгы – чәкчәк белән сыйладылар.

Чара күңелле һәм истә калырлык булды.