Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бөгелмә районы артистлары үзешчән сәнгать бәйгесендә катнаштылар

Соколка авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре үзләренең соло номерларын башкардылар

Татарстан Республикасы муниципаль районнарының иҗат коллективлары арасында концертлар “алмашу” күп еллар дәвамында матур традициягә әверелде.

Ел саен Бөгелмә муниципаль районы «Үзәкләштерелгән район клублар системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең үзешчән артистлары һәм үзешчән сәнгать коллективлары аларда актив катнашалар һәм күрше районнардагы авыл халкын үзләренең иҗатлары белән сөендерәләр.

Быел, килеп туган вәзгыять сәбәпле, концертлар видеотрансляция форматында узды. 12 августта Лениногорск районы Тимәш авылында Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел тулуга багышланган «Минем Туган ягым – Татарстан» дигән иҗат коллективының концерт программасы тәкъдим ителде. Концертта Соколка мәдәният йортының «Сокольская курчаночка» һәм «Любава» халык вокаль ансамбльләре катнашты, башкаручылар Любовь Большакова, Елена Петрова һәм Ольга Солтанова үз Ватаныбыз турындагы җырлары белән чыгыш ясадылар. Рания Гатауллина дәртле татар җырларын башкарды, ә хореография сәнгате үрнәкләрене бөтен кешегә Нелли Иванова бүләк итте.

22 августта Березовка авыл мәдәният йортында Лениногорск муниципаль районы иҗат коллективының концерт программасын турыдан-туры трансляцияләү булды. Авыл халкы бик теләп программаны күзәттеләркүңелләрен күтәрделәр, дәрт һәм дәрман тупладылар, һәм киләсе елда артистлар инде сәхнәләргә чыгып, иҗатларын турыдан-туры тәкъдим итәчәкләренә ышаныч белдерделәр.

Автор: Нелли Иванова, күчмә мәдәни үзәкнең сәнгать җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса