Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бөгелмә китапханәләрендә “Көчле рухлылар” акциясе уза

Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана

Бөгелмә китапханәләрендә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган Көчле рухлылар акциясе уза. Бу акция кысаларында, балалар үзәк китапханәсе Ватан, Дан турында батырлык сәгате үткәрде, анда 1нче мәктәпнең өченче сыйныф укучылары катнашты. Чарадан алар үзләренең яшьтәшләре, балачаклары кырыс сугыш елларына туры килгән балалар турында белделәр. Китапханәче балаларның партизан берләшмәләре составында дошман белән ничек көрәшүләре, разведка мәгълүматлары табулары турында сөйләде. Презентация слайдында балалар әлеге геройларның портретларын күрделәр. Аларның кайберләре Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Һәр бала үзе өчен гадел булырга, үз Ватаныңны, йортыңны, гаиләңне яратырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә һәм дуслыкның кадерен белергә кирәклеге турында нәтиҗә ясады. Шулай ук балаларга Ленинград блокадасындагы балаларның куркыныч язмышы турында да сөйләделәр. Сугыш еллары кадрлары белән слайдлар балаларга авыр һәм героик вакытны ачык күзалларга ярдәм итте. Чарада катнашучылар шулай ук сугыш чоры балаларына багышланган китаплар белән таныштылар.

Наталья АСТАХОВА 

Наталья СУШКОВА фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса