Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бөгелмә драма театры: ял көннәренә афиша

Тамашачыларны бер кәнәфи аша утырталар, ягъни залны элеккечә 50 процентка гына тутыралар, чикләүләр әле дә гамәлдә.

Бүген быел беренче тапкыр Бөгелмә сәхнәсе гастрольләргә йөрүче театрны кабул итә. Богырысланнан килгән кунаклар «Женщина мечты» комедиясен күрсәтәчәк. Билетлар ике көн эчендә сатылып та бетте. Идеаль хатын-кызны күпләрнең күрәсе килә.

Тамашачыларны бер кәнәфи аша утырталар, ягъни залны элеккечә 50 процентка гына тутыралар, чикләүләр әле дә гамәлдә.

Якшәмбе көнне – «Три толстяка» әкиятенең премьерасы. Юрий Олеша романы сәхнәләштерелгән. Сүз уңаенда, «Три толстяка» 1926 елда язылган. Тиздән әкият йөз еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Әмма шуңа да карамастан, спектакль заманча төскә ия.

Алты көнлек эш атнасы шәһәрнең театр тормышына үзгәрешләр кертте. Шимбә көнне, 20 февральдә, «Голубцы по объявлению» комедиясе күрсәтеләчәк, якшәмбе, 21 февральдә – «Долгожитель», ә дүшәмбе тамашачылар «Божьи одуванчики» моңсу комедиясен күрәчәкләр.

«Бары мәхәббәт өстә» акциясенең икенче этабы башлана. Бушлай билет рәвешендә кулланырга мөмкин булган купоннарны 20, 21 һәм 22 февральдә спектакльләргә формада килгән барлык ир-атларга өләшәчәкләр. Мондый бүләкләрне театр Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса