Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бөгелмә балалар хоры Халыкара конкурс-фестивальдә Гран-прига лаек булды.

Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе укучылары башкаруындагы “Ленинград малайлары” җыры жюрины таң калдырды.

Ул әтиләр белән балаларның иңгә-иң торып, фашист илбасарларына каршы ничек көрәшкәннәрен бик ачык тасвирлап бирә. Безнең хорчылар Нева ярындагы блокадалы шәһәр балалары турында  җырладылар. 
Бәйге дистанцион форматта үтте. Моның өчен чыгышларның видеоязмасын җибәрергә кирәк иде. Хорда 8-10 яшьлек 51 катнашучы, әмма, яшь булуына карамастан, алар талантлы, хор җырларын бик яраталар һәм заман белән бергә атлыйлар. Хормейстер Надежда Гофманның профессионализмы һәм ата-аналарның булышуы балаларга куелган максатларга ирешергә ярдәм итә дә. 

 

– Ике ел эчендә “Кампанелла” балалар хоры бик яхшы нәтиҗәләргә иреште. Узган ел без Әлмәт шәһәрендә Фәрит Яруллин исемендәге республика конкурсында беренче урынны алган идек, – ди җитәкче Надежда Анатольевна. – Быел балалар берничә дистанцион дәрәҗәле конкурста катнашты һәм аларның берсендә иң яхшылардан булып, җиңү яулады инде. 
 

Кыскасы, безнең җырчыларыбыз искиткеч һәм һәр тавышчының хорда әһәмияте бар. Абруйлы жюри бөгелмәлеләрнең чыгышыннан бик канәгать калды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса