Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

"Безнең араны кемгәдер бозарга кирәк булгандыр. Журналистлар моның өчен миннән гафу үтенде" - Илдар Хәкимов Элвин Грейга җавап бирде

Элвин Грей белән Илдар Хәкимов арасында низаг кызганнан-кыза дип язган идек. Илдар Хәкимов Радикның популярлыгы озакка бармаячак дигәч, аның сүзләренә каршы Радик үзе Инстаграмда бик зур пост урнаштырды. Элвинның язганнарына җавап итеп, яшен тизлеге белән диярлек, Илдар Хәкимов бүген болай дип язды: Радик дустым! Безнең араны кемгәдер бозырга кирәк булгандыр...

Элвин Грей белән Илдар Хәкимов арасында низаг кызганнан-кыза дип язган идек.
 
Илдар Хәкимов Радикның популярлыгы озакка бармаячак дигәч, аның сүзләренә каршы Радик үзе Инстаграмда бик зур пост урнаштырды.
Элвинның язганнарына җавап итеп, яшен тизлеге белән диярлек, Илдар Хәкимов бүген болай дип язды:
 
Радик дустым! Безнең араны кемгәдер бозырга кирәк булгандыр бәлки, минем әйткән сүзләрнең мәгънәсен һәм эчтәлеген үзгәртеп башка кеше әйткән сүзләрне миңа өстәп шушындый материал эшләгәннәр. Бу мәгълүматны язган журналистлар миннән гафу үтенделәр. Минем сиңа һәм синең иҗатка карата мөнәсәбәтемне бик яхшы беләсең ;) Без синең белән ничек дуслар булган идек, шулай дус булып калырга тиеш! Синең җырларыңны үзебез дә яратып тыңлыйбыз! Күрешкәнгә кадәр!
 
---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса