Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театрының уникаль үзенчәлекләре белән авыл халкына да танышу мөмкинлеге барлыкка килде. Татарстан Республикасы Мә-дәният министрлыгының махсус проекты кысаларында, актёрлар труппасы бер ай дәвамында Бөгелмә авылларында булды. Артистлар спектакльләрне республика программалары нигезендә төзелгән күпфункцияле үзәкләрдә һәм клубларда күрсәттеләр.
Марина КОЛЕСНИКОВА.
Автор фотосы.
Әлеге программалар нигезендә, Бөгелмә муниципаль районында дүрт күпфункцияле үзәк төзелгән иде. Соколка, Иске Сумароково, Берёзовка, Подгорный, Зелёная Роща, Акбаш авыл җирлекләрендә яшәүчеләр нәкъ менә шул биналарда мәдәни дөнья вакыйгаларын тамаша кылып, хозурландылар.
Авылларда артистлар "Шутки в глухомани" спектаклен күрсәттеләр. Бу спектакль моннан берничә ел элек шәһәр театры сәхнәсендә зур уңыш белән барган иде. Авылларда яшәүчеләр дә аны бик яраттылар.
Игорь Муренконың бу спектакле берничә ел инде сәхнәдән төшми. Вакыйгалар ерак Себернең бер төбәгендә бара.
Ниндидер аңлашылмаучылыклар сәбәпле, Санька дигән мужикны җирләргә әзерләнәләр. Аны соңгы юлга озатырга бик күп халык җыела. Ахыр чиктә теп-тере Санька пәйда була да, үлгән кеше ролен башкарып карарга, бер уңайдан авыл халкының үзенә карата мөнәсәбәтен дә ачыкларга карар итә. Бик күңелсез күренешләрдән башланып киткән спектакльнең комедиягә әйләнеп китүен сизми дә каласың. Җитмәсә, авылдагы сөйләшүләр, гореф-гадәтләр дә көлке вакыйгаларны арттыра гына төшә...
Авылларда яшәүчеләрнең күпчелеге өчен артистлар чыгышы көтелмәгән ачышка тиң булды. Артистларның үзләре өчен дә уңай кичерешләр хәттин ашкан
иде.