Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

А.В. Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры 86нчы сезонын ачты

Тамашачылар премьерасы май аенда күрсәтелергә тиеш булган спектакль карадылар. Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

“Хуш, конферансье”ның (“Прощай, конферансье”) – Григорий Горин, сценарист, 20нче гасырның иң көчле сатирикларыннан берсе.

Тамашаны сәхнәгә кую эшенә Мәскәү режиссеры Алексей Молостов алынды, ул Бөгелмә театры белән ике дистә еллап хезмәттәшлек итә инде. Аның спектакльләренә халык күп йөри, музыкаль куелышы нык җәлеп итә. Ул бу юлы да үз традицияләренә тугрылыклы калды. Әлеге спектакль өстендә иҗади дуэт булып мәскәүле Молостов һәм Яр Чаллы рәссамы   Елена Сорочайкина эшләделәр. Соңгысы сәхнәдә пространствоны күзгә күренеп киңәйтә торган 3D-графиканы башкарды. Мәскәү эстрадасын, шартлауларны, саф-саф булып атлаучы фашистларны күрсәтү футаж техникасында башкарылды.   

Спектакль “Кече шәһәрләр театрлары” проекты буенча федераль бюджеттан бүлеп бирелгән субсидия хисабына куелды. Ул акчага театр өчен яңа җиһазлар, тукымалар алу, ә, иң мөһиме, чакырылган осталарның хезмәтенә түләү мөмкин булды. 

Владимир Пряхин төп рольне – конферансье Николай Буркинины уйный. Аның персонажы бөтен бәянның төп тоткасы булып тора, калган эпизодлар да, таркалып бетмичә, нәкъ шул персонажга бәйле рәвештә. Бербөтен булып оешалар. 

Покровские ворота” дигән совет чоры фильмын хәтерлисезме? Бөгелмәлеләрнең “Хуш, конферансье”сының беренче акты шул комедиягә охшашрак. Ул заман билгеләре дә сакланган:   ак костюмнар, салам эшләмәләр, туташ һәм ханымнарда җиңел күлмәкләр, бер-береңә ихтирамлы мөнәсәбәт, ягымлы сөйләшүләр... Ә икенче актта бөтенләй башка мохит – Бөек ватан сугышының беренче көннәре.  

Спектакль Александра Краеваның дебюты. Ул Вера ролен башкара. Адашкан назлы песи баласыдай, ул җылы эзләп, исән калу өчен, соңгы өмет белән һәркемгә чатлап ябышырга әзер. Һәм сугыш... Елыйсы урында шаярырга да мәҗбүр иткән сугыш... Роль гади түгел, эчке кичерешләргә бик бай.

9 яшьлек Георгий Бобейко (театр әһелләре Александра и Екатерины Бобейколарның улы)   конферансьеның оныгын уйный.

Юлия Исмәгыйлева 

Фото Денис Гапонов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса