Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

8 Март бәйрәме алдыннан “Ел хатын-кызы. Ел ирегете: хатын-кыз күзлегеннән” бәйгесе уза

Күптән килгән күркәм традиция буенча республикада ел саен 8 Март бәйрәме алдыннан "Ел хатын-кызы. Ел ирегете: хатын-кыз күзлегеннән" бәйгесе уза. Безнең төбәкнең зона ярышы быел 20 февральдә Азнакайда үтте. Конкурска 8 районнан - Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Зәй, Сарман һәм Баулыдан барлыгы 50гә якын кеше килгән иде. Бөгелмә районыннан...

Күптән килгән күркәм традиция буенча республикада ел саен 8 Март бәйрәме алдыннан "Ел хатын-кызы. Ел ирегете: хатын-кыз күзлегеннән" бәйгесе уза. Безнең төбәкнең зона ярышы быел 20 февральдә Азнакайда үтте.

Конкурска 8 районнан - Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Ютазы, Зәй, Сарман һәм Баулыдан барлыгы 50гә якын кеше килгән иде. Бөгелмә районыннан бәйгедә үз һөнәри өлкәләрендә уңышлы эшләүче гүзәл затлар катнашты: район мәдәният йорты җитәкчесе Фидания Ногманова ("Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият"), аз ишетүче балалар мәктәп-интернаты логопеды Розалия Ибраһимова ("Минем язмышым - минем һөнәрем"), "Арктур" туристлык агентлыгы директоры Наилә Галиева ("Хатын-кыз - бизнес-леди") һәм "Бөгелмә авазы" газетасының бүлек редакторы Әлфия Мостафина ("Елның үрнәк хатын-кызы") шәһәр һәм район данын якладылар. Розалия Ибраһимова үз номинациясендә беренче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса