3 августта бөгелмәлеләрне һәм шәһәр кунакларын мәдәни чаралар көтә
Мәдәният

3 августта бөгелмәлеләрне һәм шәһәр кунакларын мәдәни чаралар көтә

Бөгелмә районы "Үзәкләштерелгән район клублар системасы" муниципаль бюджет учреждениесе 3 август көнне Кызыл Армия урамы буенча урнашкан Мәдәният һәм ял паркына шәһәр халкын һәм кунакларын мәдәни чараларда катнашырга чакыра

17.00 сәгатьтә - "Күңелле разминка" күңел ачу программасы узачак.

18.00 сәгатьтә - тамашачыларны "Наза" халык фольклор ансамбленең "Туган як көйләре" концерт программасы көтә.

20.00 сәгатьтә - "Өч баһадир һәм диңгез патшасы" анимацион фильмын күрсәтү 6+