27 декабрь - Бөгелмә шәһәренең төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы
Мәдәният

27 декабрь - Бөгелмә шәһәренең төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасы

27 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә Бөгелмә шәһәренең үзәк мәйданында төп чыршыны ачу тантанасы була.

Бәйрәм программасында:

• “Яңа Ел каруселе” күргәзмә-ярминкәсе

• “Әфлисун” флешмоб

• “Кыш Бабай остаханәсе” фотозонасы

• театральләштерелгән тамаша “Тылсымлы кыңгырау”, Кыш Бабай, Кар   Кызы, әкият персонажларының Яңа ел белән котлавы

• “Кыңгыраулар” Яңа ел күңел ачу программасы

• шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында концерт программасы

• бәйрәм фейервергы

Барыгызны да төп Яңа ел чыршысын ачу тантанасына чакырабыз!

 

Мәгълүмат һәм фото - Бөгелмә муниципаль районы порталыннан