Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Үлемсез полк

Бөгелмәлеләр «Үлемсез полк " онлайн-акциясендә катнаша алалар

2020 елда ел саен була торган традицион йөреш булмаячак, аның аналогы Интернет челтәрендә узачак.

Коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле, массакүләм чаралар, шул исәптән Җиңү көненә багышланган чаралар күчерелде.
«Россиянең Үлемсез полкы» иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлегенең рәсми берләшмә җитәкчесе Ринат Хәбибуллин Татарстан халкын быел социаль челтәрләрдә узачак акциягә кушылырга чакыра. 
 Катнашу өчен социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары яки якыннары турында тарихлы фотосурәт яки видеоролик бастырып чыгарырга, язмага  #БессмертныйПолкРоссии, #БессмертныйПолкТатарстан, #БессмертныйПолкОнлайн хештекларын өстәргә кирәк.
Барлык басылып чыккан материаллар «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Россиянең Үлемсез полкы» хәрәкәтенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлегенең рәсми берләшмәсендә тупланачак. 
Аннан соң аларны Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барлык тарихларын берләштерүче Гомумроссия онлайн-ресурсына өстәячәкләр. 

 

Акциядә катнашучыларның берсе Рөстәм Миңнеханов булды. Ул  үз Instagramында абзыйсының фотосын урнаштырды.
 

- Абзыебыз Галимҗан Миңнеханов 1922 елгы, 359 нчы укчы полкы составында сугышкан. 1941 елның декабрендә Мәскәү янында һәлак булган, – дип уртаклашты ТР Президенты.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса