Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хуҗабикә киңәшләре

Үзе тәмле, үзе симертми!

Ташкабак уылдыгы - бик тәмле кабымлык. Аны икмәккә ягып ашарга да, икенче төр азыклар белән дә өстәлгә бирергә мөмкин.

Аннары, ул симертми, ә тамакны туйдыра. Менә нинди отышлы ризык төрен әзерләү рецепты белән бүлешмәкчебез.

Моның өчен кирәк:
Ташкабак – 3 кг,
Кишер – 1 кг,
Суган – 1 кг,
Томат пастасы– 3 аш кашыгы,
Аш серкәсе (9%) – 1 аш кашыгы,
Тоз – тәменчә,
Үсемлек мае.
Ташкабакларны юып, кабыгын чистартып, төшләрен алып, 3 кг чимал әзерләргә.
Аларны ваклап турарга һәм көнбагыш маенда кыздырырга. Калган ингредиентларны да шулай әзерлибез. Шуннан барысын бергә блендерга яки кухня комбайнына салып бутыйбыз. Тоз кушабыз.

Әзер массаны кәстрүлгә салып, кечкенә утка куябыз.15-20 минуттан соң томат пастасы, аш серкәсе кушып, тагын 20 минут томалап пешерәбез.
Массаны даими рәвештә бутап торырга кирәк, югыйсә, ул төбенә утыра.
Масса куерып китүгә аны стерильләштерелгән банкаларга салып, тимер капкач белән ябып куябыз.
Уылдык суынганчы банкаларны капкачына бастырып тоту һәм яхшылап төреп кую отышлы булыр, дип яза Өмет.
 

#Өметрецептлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса