Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хуҗабикә киңәшләре

Яңа ел табынына алмалы үрдәк (каз). Бик тәмле һәм кызыклы маринад

Күпләр, гореф-гадәтләрне үтәп, Яңа ел табынына каз яки үрдәк әзерләргә теләр. Шуңа күрә игътибарыгызга газ мичендә үрдәк әзерләү рецептын тәкъдим итәргә телибез.

Шуңа күрә үрдәк пешерер алдыннан без аны бик тәмле һәм кызыклы маринадта тотарбыз, аннары хуш исле алма белән тутырабыз (айва да ярый), һәм үрдәгебезнең ите хуш исле, ә аның эчендә пешкән алма бөтенләй шедевр булачак!

Үрдәк - 2,5-3 кг

Маринад :

Бер әфлисун согы һәм кабыгы

100 гр соя соусы

1 аш кашыгы бал

1әр кашык:

Тоз, имбир, борыч катнашмасы

Сөртү өчен:

1 аш кашыгы бал

1 чәй кашыгы бөртекле сарымсак

1 чәй кашыгы коры базилик

0,5 чәй кашыгы борыч катнашмасы

2 чәй кашыгы маринад

Башта маринад әзерлибез. Бер әфлисун кабыгын угыч ярдәмендә алабыз. Кабыкның бары тик куе сары төстәге өлешен генә алабыз, ак өлешен кулланмыйбыз, чөнки ул әче тәм бирәчәк. Әфлисун согы алабыз, аңа соя соусы, бал һәм тоз, имбирь, борыч катнашмасы өстибез.

Үрдәкне шушы маринад белән тутырабыз һәм, ким дигәндә, 12-13 сәгатькә маринадланырга, ә иң яхшысы тәүлеккә калдырабыз. Үрдәк тулысынча маринад белән капланмаган икән, аны вакыт-вакыт әйләндереп торыгыз.

Хәзер үрдәкне пешерер алдыннан сөртү өчен катнашма ясыйбыз. Чынаякта бал, берничә чәй кашыгы маринад, бөртекле сарымсак, базилик һәм борыч катнашмасын болгатабызбыз.

Маринадтан үрдәкне алып, әзер катнашма белән сылыйбыз. Үрдәкне яртылаш яки дүрт өлешкә киселгән алма белән тутырабыз. Алманың татлы яки әчкелтем-баллысын алу яхшырак. Берничә кисәк айва өстәргә дә мөмкин. Бер-ике чәй кашыгы маринадны алмаларга һәм берничә аш кашыгы табага өстибез һәм үрдәкне фольга белән каплап пешерергә дә була.

Үрдәкне духовкада 2 - 2,5 сәгать дәвамында 200 градуста пешерәбез. Аннан соң фольганы алабыз, үрдәккә бүленеп чыккан сокны сибәбез һәм өсте матур алсу төскә кергәнче 15 минутка яңадан мичкә куябыз.

Һәм менә шундый матур, тәмле, хуш исле үрдәк килеп чыкты. Әфлисун согы һәм тәмләткечләр сеңдерелгән ит әзер. Болай әзерләнгән үрдәк Яңа ел табынын гына түгел, ә башка бәйрәм өстәлен дә лаеклы бизәячәк.

   Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса