Яңа ел табынын әзерлибез
Барыбыз да сагынып көтеп алган Яңа ел бәйрәме җитә. Хуҗабикәләр якыннарын ни белән сөендерергә, өстәлгә нәрсә әзерләргә дип баш вата торганнардыр. Әлбәттә, Яңа ел табынын каз итеннән, берсеннән-берсе тәмле салатлардан башка күз алдына да китереп булмый. Без тәкъдим итә торган рецептлар да бәйрәм табынына үзенчәлекле ямь өстәрләр дип уйлыйбыз.
КРАБ ТАЯКЧЫКЛАРЫ БЕЛӘН САЛАТ
Кирәкле әйберләр:
Болгар борычы – 2 данә.
Йомырка – 2 данә.
Сыр – 95 грамм.
Помидор – 2 данә.
Йомырка һәм сырны угычтан уабыз, калган ингредиентларны шакмаклап турыйбыз. Борыч, йомырка, сыр, помидорны катламлап тезәбез. Һәр катлам саен майонез сылыйбыз. Өстенә угычтан уылган сыр сибәбез.
БАВЫРДАН САЛАТ
Кирәкле әйберләр:
Майонез – 190 грамм.
Маринадлаган вак кыярлар – 10 данә.
Тавык бавыры – 345 грамм.
Йомырка – 5 данә.
Кишер, суган – 4әр данә.
Бавырны пешереп саламлап, кыярны вак кына итеп шакмаклап турыйбыз. Пешкән кишерне эре угычтан уабыз. Вак итеп туралган суганны алтынсу төскә кергәнче майда кыздырабыз. Йомырканы пешереп, агын сарысыннан аерабыз да эре угычтан уабыз. Овал савытта ингредиентларның яртылашлап катламлап тезәбез: бавыр, суган, кыяр, кишер, йомырка агы... Һәр катламнан соң майонез сылыйбыз. Өстен вак угычтан уылган йомырка сарысы белән бизәп куябыз.
ГӨМБӘ САЛАТЫ
Кирәкле әйберләр:
Маринадланган гөмбә – 495 грамм, пешкән, угычтан уылган кишер, яшел суган, петрушка, укроп; тавыкның пешкән түш ите; маринадлаган кыяр; пешкән бәрәңге һәм йомырка – өчәр данә, угычтан уылган каты сыр – 145 грамм.
Салат савытын көнбагыш мае белән майлап, өстенә азык пленкасы җәябез. Пленканың чит-читләрен чыгарып калдырырга кирәк. Ингредиентларны катламлап тезәбез: гөмбә, яшел тәмләткечләр, кишер, кыяр, тавык ите, сыр, йомырка, бәрәңге. Беренче һәм икенче катламнан соң майонез сылыйбыз да төнгелеккә суыткычка куябыз. Икенче көнне салат савытын икенче тәлинкәгә әйләндерәбез дә чит-читләрен яшел тәмләткечләр һәм сыр белән бизибез.
Яңа ел өстәленә менә дигән салат!
Ингредиентлар:
– сельдь балыгы;
– кызыл чөгендер – 2 данә;
– эре кишер – 1 данә;
– бәрәңге – 5 данә;
– суган;
– майонез;
Бизәү өчен:
– укроп;
– консервланган кукуруз;
– гранат;
– йомырка.
Әзерләү:
Яшелчәләрне пешерергә, суытып чистартырга һәм уртача угычтан чыгарырга. Кишернең бер өлешеннән бизәү өчен йолдызчык кисеп алырга.
Сельдь балыгын чистартып, вак итеп турарга.
Киң матур савытка чыршы формасында 1әр сантиметрлы итеп катламнап тезә башлыйбыз:
– Майонез белән болгатылган бәрәңге;
– сельдь балыгы һәм суган, өстенә юка гына майонез катламы;
– кишер;
– чөгендер, аны күп итеп майонез белән каплыйбыз.
Салатны бизи башлыйбыз. Укроп яфракларын чыршы ботагына охшатып тезәбез. Өскә кишердән ясалган йолдызны урнаштырабыз. Пешкән йомырканы вак угычтан чыгарабыз (сарысын агыннан аерым). Йомырканың агын гирлянда җирлеге итеп ясыйбыз. Гирлянданы кукуруз бөртекләреннән формалаштырабыз. Йомырка сарысын да шулай ук ясыйбыз, анын өстенә гранат бөртекләре тезәбез. Яңа ел чыршысы әзер!
Кабымлык
Яңа ел өстәлен зәвык белән бизәлгән итеп күрәсебез килә. Сезгә берничә кабымлык мисалы.
«Кыңгыраулар» кабымлыгы. Моның өчен 100 грамм колбаса, 50 грамм сыр (яки тозлы майлы эремчек кулланырга), 1–2 данә кишер, бер тырнак сарымсак, майонез.
Колбасаны юка итеп түгәрәкләп кисәбез. Һәрбер кисәктән кечкенә кап – кыңгырау итеп төрегез һәм шпажкалар белән беркетегез. Алга таба кыңгырау эченә тутырыр өчен салат әзерлибез. Вак кыргыч аша чи кишер, сыр һәм сарымсакны кырабыз. Барысын катнаштырып, майонез салып бутыйбыз һәм кыңгыраулар эченә тутырабыз. Кыңгырауның уртасына бүлгәләнгән зәйтүн җимешеннән тамчы куябыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа