Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хуҗабикә киңәшләре

Макарон пешергән суны түкмәгез!

Әлеге гади ингредиент сезнең аш-суыгызга үзгә бер тәм бирәчәк.

Макарон эшләнмәләрен кайнату процессында оннан суга крахмал бүленеп чыга. Шуңа күрә аны пешерү барышында ак төстәге тонык сыекча барлыкка килә. Күпчелек аны раковинага түгә. Ә менә шеф-пешекчеләр макарон пешергән суны аерым савытка салып куя. Алар аны үз телләрендә «сыек алтын» дип атый. Чөнки паста өчен ясалган соусларны нәкъ менә шул тонык сыеклык куерта һәм бербөтен итәргә ярдәм итә. Аны ничек куллану кирәклеген The Huffington Post басмасы язып чыкты.
Ондагы крахмал эмульгатор сыйфатында чыгып азыкларны куерта.
Макароннан сөзелгән бер-ике кашык сыеклыкны соуска салыгыз һәм акрын гына болгатыгыз. Нәтиҗәдә, куе крем катнашмасы килеп чыга.
Лайк куеп, үз сәхифәгезгә саклап куегыз! Кирәге чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса