Кыярдан салат
Хуҗабикә киңәшләре

Кыярдан салат

Бакчаларда кыярлар өлгерә башлады, шул уңайдан җиңел әзерләнә торган салат рецепты

Моның өчен:

зур бер кыяр

1 банка кукуруз

бер башлы суган  

3 пешкән йомырка

майонез кирәк булачак

Әзерләү ысулы:

Йомырка, кыярны шакмаклап, суганны ярымбоҗра кебек турарга. Салат савытына салып, кукуруз кушарга һәм майонез белән бутарга.

Тәмле булсын!

pixabay фотосы