Кәбестәле запеканка
Уртача зурлыктагы 1 баш кәбестә, 500 г фарш, 1 кишер, 1-2 баш суган, 500 г каймак, 200 г каты сыр, тәменчә тоз, борыч, үсемлек мае кирәк
Суганны турап, үсемлек маенда кыздырыгыз. Шуңа фарш, тәменчә тоз, борыч сибеп, әзер булганчы кыздырыгыз. Кәбестәне турагыз. Кишерне эре угычтан уып, үсемлек маенда кыздырыгыз. Кәбестәне өстәгез һәм, тоз сибеп, томалап пешерегез. Үсемлек мае белән майланган формага кәбестә һәм кишернең яртысын салыгыз да, тигезләп, каймак ягыгыз. Өстенә суганлы фарш җәеп, кабат каймак салыгыз. Иң өскә калган кәбестәле кишерне салыгыз, каймак ягыгыз. Угычтан уылган сыр сибеп, 180 0С кызулыктагы мичтә 30 минут пешерегез.
ТАТАР АШЛАРЫ // ТАТАРЧА РЕЦЕПТЛАР #АШСУ
Фото: vk.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа