Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хуҗабикә киңәшләре

Кабачкидан кышлыкка салат

Кабачкилар өлгерә башлады

Әлеге салатны эшләүнең бернәрсәсе дә юк. Цукинидан ясалганын тәкъдим итәбез. Кабачкига караганда цукини тәмлерәк. Салат тәмле- «острый” булып чыга, үзегезгә кирәгенчә чамалап алыгыз, бүлмә температурасында яхшы саклана.

Бу күләм белән эшләгәндә 3 литр салат чыга.

Ингредиентлар:
Кабачки яки цукини — 2 кг;
Татлы борыч — 2 данә;
Әче борыч-2-3 данә;
Помидор — 1 кг;
Сарымсак — 2 баш;
Шикәр — 1 стакан;
Тоз (вак түгел) — 2 аш кашыгы өеп алына
Көнбагыш мае — 1 стакан;
Серкә 9% — 2 чәй кашыгы

Эш барышы:
Алдан ук 3 литрлы банканы, нинди банка аласыз тагын, һәм капкачларын (стерилизация алдыннан мин аларны һәрчак аш содасы белән яхшылап чистартам)
Кабачкиларны хәзерлибез, баш-башларын кисәбез, теләсә нинди форманы (0,4-0,5 см калынлыктагы түгәрәкләр) кисәбез. Кисем өчен мин кәбестә өчен махсус шинкадан файдаланам — тигез калынлык искиткеч килеп чыга.
Сарымсак белән борычны чистартабыз. Аларны иттарткычтан чыгарсагыз да була, блендер куллансагыз да була.
Барлык яшелчәләрне табакка салып, шикәр, тоз, май һәм уксус өстибез. Кайнап чыккач, 20-25 минут пешерәбез.
Кайнар банкаларга салабыз, капкачларын ябабыз, берәр җылы япма ябабыз һәм суынганчы тотабыз.

Чыганак: https://vk.com/public122067036

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса