Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хуҗабикә киңәшләре

Гади генә булочкалар

Булочкалар өчен камырны болайрак әзерлибез

1,5 стакан җылы сөткә 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы коры чүпрә салына. Шуңа ярты стакан он кушып болгатырга да, 40 минутка җылы урынга куярга, аннары шушы массага 1 йомырка, 100 гр эрегән маргарин, 3 аш калагы шикәр комы, 100 гр йөзем җимеше салып кирәк кадәр он өстәп, йомшак камыр басарга һәм җылы урында кабартырга кирәк. Кабарган камырдан кечкенә шарчыклар ясап, араларын бик якын итмичә, майлы табага тезәбез. Табада тагын бераз кабартып, камырлар өстенә йомырка сөртеп, майлы валчык (әз генә маргаринга 1 аш калагы шикәр комы һәм он кушып, таралучан масса ясала) сибәргә һәм 180-200 гр кайнарлыктагы духовкада 30-40 пешерергә. Чәйләрегез тәмле булсын!

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса