Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хуҗабикә киңәшләре

Бәрәңге саклар вакыт

Бәрәңгегә зыян китермичә, саклык белән казып алырга тырышырга кирәк.

Бәрелгән-сугылганнарын озак сакларга киңәш ителми. Казып чыгарылган бәрәңгене җилдә һәм кояшта 40 минуттан артык тотарга ярамый, югыйсә, саклаганда ул чери. Сайлап алынган бәрәңгене саклауга салыр алдыннан әйбәтләп киптерергә кирәк. Моны салкынча, коры караңгы урында эшлиләр, әгәр якты булса, ул яшелләнә. Ә андый бәрәңгене азактан кулланырга ярамый. Шыткан бәрәңгене ашау да хәвефле, чөнки шыту барышында анда агулы органик матдә соланин барлыкка килә. Мондый бәрәңге агуламый, әмма сәламәтлек өчен зарарлы.

Саклау өчен сайлаганда тимерчыбыкка охшаш кортлар (проволочница) зарарлаганнарын аерып алырга кирәк. Андый бәрәңге озак сакланмый. Бәрәңгегә еш кына гади кутыр зыян китерә. Ул кечкенә җәрәхәт рәвешендә була. Саклаганда кутыр бөтен бәрәңгегә тарала һәм күзләрен зарарлый. Шуңа да кутырлы бәрәңге утыртуга яраксыз. Бәрәңгегә кайчак “кара тәпи” (“черная ножка”) дип аталган чир йога. Аны бактерияләр барлыкка китерә, ул юеш һәм салкын туфракта, яңгыр еш яуган шартларда тарала. Чирнең билгеләре яшь сабак шиңә, яфраклар йомарлана һәм саргая, сабаклар карала һәм чери. Авыру үсентеләрне алдан ук өзеп ташлау хәерле, чөнки уңыш җыйганда чирнең бәрәңгеләргә таралуы ихтимал.

Яңгыр явып торганда казып алынган бәрәңгенең “боҗрасыман черек” авыруы белән зарарлануы да бар. Аның билгеләре киселгән бәрәңгедәге сары таплар. Тора-бара таплар күксел төс ала. Мондый бәрәңгене дә ашарга ярамый. Бактерияләр “юеш черек” дигән чирне дә тарата. Аңа суык тигән бәрәңгеләр бирешүчән була. Алар бик тиз чери, бу чир саклау температурасы +20 градустан югары булганда тиз тарала. Янә бер бәла “коры черек”. Бәрәңге өстендә кара таплар пәйда була, кабык җыерыла, өстендә ак, яшькелт, яисә алсу мендәрчекләр барлыкка килә, бәрәңге ташка охшап кала. Мондый бәрәңгене дә ашый күрмәгез! Бәрәңгене саклау өчен иң кулай температура  +2, +5 градус. Ә чагыштырмача дымлылык 7075 процент.

 

Сихәтен күрегез

* Каннарында холестерин күп булган кешеләргә әстерхан чикләвеге ашарга киңәш ителә.

* Аягыгызны көзән җыерганда, бер кулыгыз белән аяк бармакларыгызны тотыгыз һәм үзегезгә таба тартыгыз. Икенче кулыгыз белән аягыгызны тездән тубык сөягенә таба ышкыгыз.

* Күз төбегез күгәрсә, шул урынга тизрәк боз салынган пакет куегыз. Әгәр боз булмаса, буш булмаган калай консерва банкасы да ярый.

* Астма өянәге булганда куе каһвә ярдәм итә.

* Күзегезгә чүп керсә, берүк уа күрмәгез. Өске күз кабагын аскысына таба тартыгыз. Шулай эшләгәндә күздән яшь чыга һәм ул чүпне юып чыгара.

* Әгәр яралансагыз, бер төймә стрептоцидны төегез дә аңа берничә тамчы йод тамызыгыз һәм ярага куегыз, ярагыз күз алдында төзәлер.

* Анар (гранат) согы эчегез. Ул кан тамырларын һәм йөрәк мускулларын ныгыта, артерия басымын төшерә, канны чистарта, салкын тиюдән саклый.

* Бик нервлансагыз, бер стакан кайнар диярлек сөткә чи йомырка сарысы туглагыз, бераз шикәр салыгыз һәм ашыкмыйча гына эчегез.

* Теш сызлаганда авызыгызны кызыл чөгендер согы белән чайкагыз, сокны авызда мөмкин кадәр озаграк тотарга тырышыгыз.

* Кан басымы югары булганда, көнгә 3 аш кашыгы бодай ашагыз (юып, пешермичә).

* Тешләрегезне атнага ике тапкыр аш содасы һәм тоз катнашмасы белән чистартсагыз, агарып китәрләр.

* Күздәге кызыллыкны бетерү өчен йомылган күзләргә салкын кыяр телемнәре яки каты чәйдә, үлән төнәтмәләрендә (ромашка, бөтнек, шалфей яки юкә чәчәге) чылатылган мамык куегыз. Әлеге төнәтмә 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы үлән чималы салып әзерләнә.

* Күз яшьләнүдән зәңгәр чәчәк (василек) төнәтмәсе булыша: 1 аш кашыгы чәчәккә 500 мл кайнар су салып, 1 сәгать төнәтегез, суынгач сөзегез һәм күзгә компресс рәвешендә ябыгыз.

* Төрле үләннәр катнашмасы да кулланырга мөмкин: 1 аш кашыгы ак әнисне 1 стакан суда 20 минут кайнатыгыз да, шуңа берәр балкашык бака яфрагы, зәңгәр чәчәк, күз үләне (очанка) кушып, 12 сәгать төнәтегез һәм сөзегез. Көнгә 3 мәртәбә күзгә 34әр тамчы тамызыгыз.

* Күз яшьләнгәндә, күзне көнгә 23 мәртәбә тары ярмасы кайнаткан су белән юу нәтиҗәле.

* Чәч сына, коела башласа, чәч төбенә тоз ышкыгыз да җылы су белән юып төшерегез. 56 тапкыр шулай эшләгез. Процедураны атнага 23 мәртәбә кабатларга кирәк. 2 атнадан чәчнең ныгыганын, сәламәтләнгәнен сизәрсез

* Ирен тиресе корышып ярылса, көнгә берничә мәртәбә кыяр согы сөртегез. Йоклар алдыннан исә бал сөртегез. 15 минуттан юып төшергәч, туендыручы крем кулланыгыз. 1 чәй кашыгы эремчеккә шул ук күләмдәге кишер согы кушып болгату һәм 20 минутка иренгә сөртеп тору да зыян итми.

* Үзеңне ярты сәгатьтә тәртипкә китерү өчен иң элек контраст душ керергә кирәк. Җылы су тәнне җылытса, салкыны барлык нерв күзәнәкләрен уята.

* Кәефне кара шоколад күтәрер. Аңарда бәхет гормоннары бар. Колакка массаж ясарга була. Аның өчен колакның йомшагын уарга кирәк.

* Күз төбендәге түгәрәкләрдән арынырга бәрәңге ярдәм итәр. Яшелчәне уыгычтан чыгарып, күз кабагына куялар. Моның өчен пакетлы чәй файдаланырга мөмкин.

* Майланган чәчне 1:1 нисбәтендә су кушылган лимон согында чылатылган щетка белән тарасаң, ялтырап тормас.

* Тәмләткечләр кушылган ризык исе озак саклана. Аны күпме ашаган булуга карап, тешләрегезне никадәр чистартсагыз да, авыздагы ис 24 сәгать буе сакланырга мөмкин. Шулай ук озак ашамый торганнан да авызда ис барлыкка килергә мөмкин. Авыздан килгән начар исне бетерү өчен петрушка, канәфер, әнис кебек тәмләткечләр һәм үсемлекләр чәйнәү файда бирә. Әгәр авызыгыздан ис озак вакытлар килә икән бу шикле сигнал, табибка мөрәҗәгать итегез, урт, ашказаны-эчәк һәм кайбер башка авырулар булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса