Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хуҗабикә киңәшләре

Бөгелмә хуҗабикәләренә ташкабактан ризык

Әлбәттә, теләсә нинди яшелчәне кыздырганга караганда, мичтә пешерүе күпкә файдалырак

Бүгенге рецептларыбыз гади, җиңел, файдалы һәм дә тәмле.
Ташкабакны юабыз, кабыгын чистартабыз да калынлыгы 1-1,5 см итеп түгәрәкләп турыйбыз. Аз гына тоз сибәбез. 
Табаны үсемлек мае белән майлыйбыз да яшелчәне тезеп чыгабыз. Өстенә майонез, йә булмаса кетчуп сылыйбыз. Газ мичен 190 градуска җылытып, 20 минутка куябыз. Пешеп чыккач өстен тәмләткечләр белән бизибез. 

Тәмле булсын!

 

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса