Бөгелмә хуҗабикәләренә файдалы киңәшләр
“Чананы җәйдән әзерлә”, – дип, борынгылар белми әйтмәгән. Мондый салатлар кыш көне табыннарны да мул итә, бәрәңге, токмач, карабодай пешергәндә дә бик тиз генә “кул астына кереп китә”.
Бакчачылар мәшәкатьләренең иң куанычлы чоры – үстергән уңышны җыяр вакыт җитте. Җиләк-җимеш, яшелчәләр берсе арты берсе өлгереп кенә тора. Хәзер аларны свежий килеш ашап, организмның витаминнарга, кирәкле матдәләргә булган ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндереп калырга бик вакыт. Алай гына да түгел, яшелчә, җиләк-җимешләрне кышка хәстәрләп куярга да кирәк. Һәр эшнең – үз тәртибе, үз җае, һәр хуҗабикәнең үз рецепты, үз сере бар. Бүген без сезгә аларның кайбер киңәшләрен тәкъдим итәбез. Файдасы тими калмас дип ышанабыз.
Кышка салат
1,5 литр су, 0,5 литр томат пастасы, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан үсемлек мае, 1 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы уксус кирәк булыр.
Шуларның барысын да кайнатып чыгарганнан соң, 3 килограмм кыярны түгәрәкләп яки буйга турап салып, 3 минут кайнатасың. Банкаларга тутырыр алдынан 3–4 тырнак сарымсак салып болгатырга.
Кәбестә тозлау
2 килограмм кәбестә, 2–3 данә кишер, 2–3 тырнак сарымсак кирәк булачак.
Рассолны болай әзерлибез: 1 литр суга 2 аш кашыгы тоз, тулып бетмәгән 1 стакан шикәр комы, 0,5 стаканнан азрак уксус, 1 стакан үсемлек мае.
Кәбестә өстенә кайнар тозлык салып, банкаларга тутырып куябыз.
Кышка салат рецепты
Шушы салатның тәмен татып караган кеше рецептын сорамый калмый икән. Сез дә әлеге салатны ясап карагыз әле.
Салат өчен кирәк булачак: 2 килограмм помидор, 2 килограмм кыяр, 7 болгар борычы, 3 баш сарымсак, 2 аш кашыгы тоз, 250 грамм шикәр комы, 150 грамм үсемлек мае, 80 грамм аш серкәсе.
Әзерләү тәртибе: помидор, болгар борычы, сарымсакны турап, шуңа тоз, шикәр комы, үсемлек мае, аш серкәсе салып, 10 минут кайнатырга. Кыярны 1,5 сантиметр калынлыкта боҗралап турарга. Утка куйган яшелчәләр 10 минут кайнагач, кыярны салырга һәм 5 минуттан соң ук банкаларга тутырып куярга.
Кыярдан кореяча салат
Артык үсеп, саргаебрак та киткән кыярлардан кышка бик тәмле салат ясарга була.
Кирәк булачак: 2,5 килограмм кыяр, 2 кишер, 1 баш сарымсак.
Маринад өчен: 125 миллилитр аш серкәсе (9процентлысы), стаканның 1/4 өлеше шикәр комы, 125 миллилитр сыек май, 1 аш кашыгы тоз (чүмәкәйләп), ярты кап “Морковь по корейски” тәмләткече.
Кыярны юып, угычтан уабыз. Озын итеп уа торган угыч бик кулай моның өчен. Нинди генә корал куллансагыз да, кыярдан озын-озын нечкә тасмалар телергә кирәк. Үзәген (орлыклы өлешен) умыйбыз. Кишерне дә шулай ук озын итеп уабыз. Сарымсакны вак угычтан чыгарабыз.
Уган яшелчәләр белән маринад өчен тәгаенләнгәннәрне табакка салып, бергә болгатабыз. Табакны полиэтилен элпә белән каплап, бер тәүлеккә суыткычка куябыз. Искә төшкән саен алып болгатабыз. Икенче көнне салатны тагын бер болгатып, ярты литрлы стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз да, салкын газ миченә тыгып, ут элдерәбез. Мич кызгач, температураны 150 градуска куеп, 15 минут тотабыз. Аннары мичтәге банкаларны сак кына алып (бик кайнар!) стерильләштерелгән калай капкач белән томалыйбыз.
Бәрәңге боламыгы, дөге, токмач янына бирер өчен бик шәп була ул.
Кышка дөгеле салат рецепты
Кирәк булачак: помидор – 300 грамм, кәбестә – 400 грамм, кишер – 2 данә, башлы суган – 2 данә, дөге – 200 грамм, сарымсак – 2 тырнак, үсемлек мае – 100 миллилитр, серкә – 3 аш кашыгы, тоз – 0,5 чәй кашыгы, шикәр комы – 1 чәй кашыгы, тәмләткечләр – тәменчә куллану.
Әзерләү тәртибе: яшелчәләрне чистартабыз һәм юабыз. Суганны ярымтүгәрәкләргә, кишерне шакмаклап, кәбестәне озынча турыйбыз. Тирән табага үсемлек мае салабыз һәм кызганын көтәбез. Табага суган, кишерне салып, йомшак халәткә килгәнчә кыздырабыз.
Табага туралган кәбестәне салабыз. Кәбестә пешкәннән соң шакмаклап туралган помидорны өстибез. Помидорларның сулары чыксын өчен 7–10 минут әкрен утта пешерәбез. Салатны болгатырга онытмыйбыз.
Дөге салып җибәрәбез. Тоз, шикәр комы, сарымсак, тәмләткечләр салабыз, ул салатның кислотасын алачак. Барысын бергә болгатабыз һәм 25 минут пешерәбез. Әгәр дөге үзенә суны җыйган булса, бераз кайнаган су салып җибәрегез, алайса салат коры булырга мөмкин. Хәзер менә серкәне салып җибәрәбез һәм 2–5 минутка утта калдырабыз.
Әзер салатны парланган банкаларга салабыз һәм капкач белән ябып куябыз.
Кышка салат
Әзерләү өчен ниләр нирәк? 1әр килограмм фасоль, кишер, баллы борыч, 2,5 килограмм помидор, бер баш сарымсак, 300 миллилитр сыек май, 2 аш кашыгы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы.
Фасольне юып, салкынча су салып, 10 сәгатькә төнгә калдырырга кирәк. Помидорларның өстенә кайнар су агызып, кабыгын салдырабыз да блендерда ваклатабыз. Баллы борычны озынча, суганны ярымбоҗра итеп турыйбыз, кишерне эре угычтан, сарымсакны вак угычтан уабыз. Салат өчен барысы да әзер. Табага сыек май салып, помидор белән фасольне акрын утта бер сәгать пешерәбез. Икенче табада кишер белән суганны бераз кыздырып алабыз. Икесен бергә кушып, шикәр комы, тоз, борыч өстәп, тагын 20 минут тирәсе пешерәбез. Сарымсак салгач, тагын 3 минут утта тотабыз. Кайнар килеш стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Салатны салкынча урында сакларга кирәк.
Татлы борычтан кышка салат
1,5 килограмм татлы борыч, 1,5 килограмм кишер, 1,5 килограмм суган, 1,5 литр томат согы, 1 стакан үсемлек мае, 50 миллиграмм 9 процентлы уксус, 3 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр, лавр яфрагы, төелмәгән кара борыч.
Кишерне кыргыч аша чыгарабыз, суганны һәм борычны ярымтүгәрәк итеп турыйбыз, барысын бергә бутыйбыз һәм томат соусын салабыз. Әзер массаны кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыккан салатка уксус салабыз. Кара борыч, лавр яфрагы, тоз, май салабыз һәм яңадан 10 минут пешерәбез. Кайнар салатны стерильләштерелгән банкаларга салып, каплап куябыз. 4,5 литр чамасы бик тәмле салат чыга.
Төрле чыганаклардан Ләйсән ЙОСЫПОВА әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа