Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хуҗабикә киңәшләре

Абрикостан тәмле кайнатмалар әзерлибез

Хуҗабикәләргә

Желе
Юылган, төше алынган абрикосларны миксер белән туглап, боламык ясагыз. Шуңа алма согы, шикәр комы кушып, әзер булганчы кайнатыгыз. Әзер желены кайнар килеш банкаларга тутырып капкачлагыз.
1 кг абрикоска: 1 стакан алма согы, 500 г шикәр комы кирәк.

Кайнатма
Кайнатма өчен: 1 кг җимеш, 1-1,2 кг шикәр комы (җимешнең баллылыгына карап салына).
Эш тәртибе: Кайнатма өчен бераз катырак һәм ваграк абрикос сайлап алырга кирәк. Алар төшләрен алганда да, кайнатканда да изелеп бетмәячәк. Юылган җимешләрне урталай бүләргә, төшләрен алырга, аннары төшләрне ватып чикләвеген алырга.
Абрикоска шикәр комы салып болгатып куярга, согы чыкканчы тотарга. Аннары сүрән утта 5 минут кайнатып алырга, күбеген җыярга, сүндерергә һәм суынганын көтәргә. Икенче тапкыр кайнатканда төштән алынган чикләвекләрен салырга, сак кына болгатып 2 минут кайнатырга.
Кайнатманы банкаларга тутырып, салкынча урынга куярга.

 

Кура җиләкле абрикос конфитюры
Төше алынган абрикосларны урталай ярып кәстрүлгә салыгыз. Шуңа шикәр комы, кура җиләге һәм абрикос төше чикләвеге кушыгыз. Барысын бергә яхшылап болгатып, 1 сәгать тотыгыз. Аннары, болгата-болгата, көчле утта 15-20 минут кайнатыгыз. Кайнар конфитюрны банкаларга тутырып капкачлагыз.
1 кг абрикоска: 500 г кура җиләге, 1,5 кг шикәр комы, 12-15 абрикос төше чикләвеге кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса