Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Йодрыкны эшкә җиксәң...

Бөгелмә шәһәр суды 55 яшьлек гражданин О.ның РФ Җинаять кодексының 111 нче маддәсенең 1 нче өлешендә каралган, ягъни кеше гомеренә куркыныч янар дәрәҗәдә зыян салуына бәйле җинаять эшен карады.

Рамил ТАҖИЕВ,
Бөгелмә шәһәр прокуроры урынбасары,
юстиция советнигы.

2012 елның 8 апрелендә көндезге якта Есенин урамындагы 16 нчы йортның бер квартирында гауга чыгып, О., йодрыкларын йомарлап, гражданин Т.га ташлана, аның йөзенә суга. Т. егылып киткәч тә О. аны кыйнавын дәвам итә, күкрәгенә, эченә типкәли. Нәтиҗәдә, Т.ның баш мие селкенә, күз төпләре кара янып чыга, борыны сына, күкрәк читлеге имгәнә, эчке әгъзалары зыян күрә, эчәгесе өзелә. Кыскасы, аның гомере кыл өстендә була.
Тикшерү барышында О. үзенең гаебен тулысынча таный. Элек тә хөкем ителеп, шартлы рәвештә вакытыннан азат ителгән һәм шул чорда тагын авыр җинаять кылган кеше буларак, аңа җәза РФ Җинаять кодексының 70 нче маддәсендә күрсәтелгән тәртиптә билгеләнә. Хөкем ителүченең гозере буенча хөкем карары аерым тәртиптә, суд тикшерүенә куелмый гына чыгарыла.
Бөгелмә шәһәр суды О.ны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 111 нче маддәсенең 1 нче өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип таба һәм моның өчен ул каты режимлы төзәтү колониясендә 5 ел утырачак.
Дәүләт гаепләүчесе җинаять эше материаллары нигезендә чыгарылган карарны гадел дип бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса