Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Урлаган һәм ыргыткан

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсе хезмәткәрләре кәрәзле телефонны урлауда шикләнелүчене ачыклаган.

2024 елның июлендә полициягә 41 яшьлек бөгелмәле мөрәҗәгать иткән. Гариза бирүченең балигъ булмаган улының кәрәзле телефонын һәм банк картасы белән барсеткасын урлыйлар. Зыян 16 мең сум тәшкил иткән.

Яшүсмердән сораштыру вакытында кыйммәтле әйберләр салынган барсетканың шәһәр сулыгы янындагы эскәмиядә калдырганлыгы ачыкланган.

Оператив эш барышында шымчылар шикләнелүченең шәхесен һәм кайда булуын ачыклый алган. Ул хәзер Казанда яшәүче 46 яшьлек бөгелмәле булып чыга. Тоткарланучы үз гаебен таныган. Ул барсетканың эчендәге әйберләрне ташлаганын, ә кәрәзле телефонны үтеп баручыга 1 000 сумга сатканын аңлата.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча Эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе җинаятьчегә карата Россия Федерациясе Җинаять Кодексының 158нче маддәсенең 2нче өлеше «Урлау» буенча җинаять эше кузгаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса