Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Хокук һәм вәзгыять

Түбән Камада медколледжда дәресләр туктатылды

Шартлаткыч җайланма куелу турындагы хәбәр аркасында студентларны эвакуацияләделәр

Моңа 6 март иртәсендә уку йортына килгән мина куелу турындагы аноним хәбәр сәбәпче булган, дип белдерделәр район администрациясе матбугат хезмәтендә.

Чиновниклар билгеләп үткәнчә, мондый хәбәрләр, гадәттә, ялган булып чыга, әмма махсус хезмәтләрнең аларны игътибарсыз калдырырга хакы юк.

Хакимият мәгълүматларына күрә, сигналга оператив рәвештә җавап бирелгән. Белгечләр уку йорты бинасын һәм аңа якын-тирә территорияне тикшергәннәр. Тикшерү барышында куркыныч предметлар табылмаган. Шуннан соң дәресләрне яңадан башлау турында карар кабул ителгән.

Чыганак: Вести Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса