Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Тәртип бозмаганнар штраф түләми

ТР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе штрафларын вакытында түләмәгән транспорт хуҗалары өчен зур кыенлыклар килеп чыгу ихтималы турында исегезгә төшерә. РФ Административ хокук бозулар кодексының 32.2 нче маддәсенең 1 нче өлешендә әйтелгәнчә, административ җавапка тартылган транспорт хуҗасы бу хакта карар законлы көченә кергән вакыттан соң 60 көннән дә соңга калмыйча...

ТР Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе штрафларын вакытында түләмәгән транспорт хуҗалары өчен зур кыенлыклар килеп чыгу ихтималы турында исегезгә төшерә.

РФ Административ хокук бозулар кодексының 32.2 нче маддәсенең 1 нче өлешендә әйтелгәнчә, административ җавапка тартылган транспорт хуҗасы бу хакта карар законлы көченә кергән вакыттан соң 60 көннән дә соңга калмыйча штрафын түләп куярга тиеш. Карар белән килешмәгән очракта аны кабат карату ихтималын да күздә тотып, штраф түләмәгән өчен җавап тоту чоры карар чыгарылганның 71 нче көнендә үз көченә керә.
Штрафын вакытында түләмәгән кешене түләмәгән штрафының икеләтелгән күләмендәге суммада яңа штраф көтә, әмма ул сумма 1 мең сумнан да ким була алмый. Шулай ук унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алу, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә җәлеп итү каралган.

Февраль аенда суд 73 административ материалның 23е буенча - кулга алу, 44е буенча - штраф түләтү, 6сы буенча мәҗбүри эшкә җәлеп итү турында карар чыгарды. Хәзерге вакытта 20дән артык эш - хөкемдарлар каравында.

ЮХИДИ идарәсе суд приставлары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Тәртип бозучылар турында булдырылган бердәм база штраф түләмәгәннәрне вакытында ачыкларга, аларга карата чара күрергә мөмкинлек бирә. Штраф түләми йөргәннәрне ачыклау өчен бергә рейдлар оештырыла. 60 мең сумнан артык түләнмәгән штрафы булган берәүнең транспорт чарасына арест салынды инде.
Дәүләт автоинспекциясе киләчәктә күңелсез хәлләр килеп чыкмасын өчен штрафларыгызны вакытында түләп кую кирәклеген кисәтә. Ә иң яхшысы - тәртип бозмаган кешенең штраф түлисе юклыгын истән чыгармасагыз иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса