Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Торба “оча” – акча “ага”

Нефть чыккан төбәкләрдә теләсә нинди юл белән акча эшләп була, шул исәптән законсыз юл белән дә... Тормыш күрсәтүенчә, вакытында мөмкинлектән файдалана бел генә икән. Дөрес, мондый гамәлләрнең соңгы бәясе ни хакка төшүе турында да онытмаска кирәк.

Наталья КЛЮЕВА.

Сентябрь башында төннәрнең берсендә "Азнакайнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсенең Благодатный поселогы янындагы өченче промыселына караган 4749 нчы номерлы скважинадан 126 данә насос-компрессор торбасы юкка чыга. Скважиналарга җир асты ремонты ясаучы бригада эшен төгәлләгән, шунлыктан җаваплылыгы чикләнгән "ТМС групп" җәмгыяте идарәче компаниясе торбаларын башка объектка күчерергә тиеш булганнар. Әмма заявканы вакытында рәсмиләштермәү сәбәпле, алар төнгелеккә элекке урында кала. Ә угрыларга исә шул гына кирәк тә! Кыскасы, Компания бер төн эчендә
444 мең 150 сумлык (!) зыян күрә.

Әлбәттә, эшне тикшерүгә "Татнефть-Охрана" хосусый сак предприятиесе" җәмгыятенең хокук бозуларны профилактикалау бүлеге хезмәткәрләре
алына. Башта зур күләмдә мәгълүмат туплыйлар. Азнакай полициясе хезмәткәрләре белән бергәләп алып барган махсус чаралар вакытында каракларның эзенә төшәләр, кем икәннәрен ачыклыйлар һәм икесен дә тоткарлыйлар.

Азнакай районының Актүбә поселогы кешеләре булып чыга алар. Берсе элек тә берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Бу юлы яман ниятләрен тормышка ашыру өчен махсус сорап, бер авылдашларының тагылмалы "КамАЗ" машинасын файдаланалар. Прицепка торбаларны кул белән төйиләр һәм шунда ук Бөгелмәгә юл тоталар. 126 торбаның барысын да Бөгелмә промзонасында урнашкан "Втормет" фирмасына - кара металл ватыклары җыю пунктына тапшыралар. Бу пунктта менә дигән торбаларны - нефть тармагының яхшы хәлдәге җиһазларын ничек һәм ни өчен кабул иткәннәр - монысы башка мәсьәлә һәм аны ачыклау өстендә Бөгелмә полицейскийлары аерым шөгыльләнә.

Ә Актүбә поселогы егетләренең кыңгыр гамәленә карата, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 158 нче маддәсенең 3 нче өлеше нигезендә (аеруча зур күләмдә урлашу), җинаять эше кузгатылды һәм тикшерү төгәллән-гәч, эш Азнакай шәһәр судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса