Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хокук һәм вәзгыять

Төнлә Әлмәттә чыккан янгыннан 17 кеше коткарылды

Торак йорт фатирында ике квадрат метр мәйданда әйберләр һәм җиһаз янган.

Әлмәттә төнлә чыккан янгыннан 17 кешене коткарганнар.

Бүген төнге сәгать өчтә 101нче янгын сагы чакыру номерына Гафиятуллин урамындагы торак йортларның берсендә янгын чыгуы турында хәбәр алынган. Дүртенче каттагы фатирда ике квадрат метр мәйданда әйберләр һәм җиһаз янган, диделәр ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. 

Янгын чыккан урынга килгәч, янгын сүндерүчеләр баскыч буенча 17 кешене, шул исәптән 9 баланы, сулыш аппараты ярдәмендә эвакуацияли. Коткаручылар килгәнче тагын 12 кеше өйдән мөстәкыйль рәвештә чыгып киткән.

Тиз арада янгын сүндерүчеләр утны сүндергән. Башлангыч фараз буенча, янгын сәбәбе сүндерелмәгән тәмәке төпчеге булырга мөмкин.  

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса